16+

Авыз куышлыгында яман шеш нидән башлана?

Бүген яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Шуларның берсе – авыз куышлыгындагы яман шеш. Авыруның бер билгесе – телнең оюы. Кызганыч, күпчелек очракта аның сәбәбен теш авыртуы белән бәйлиләр.

Авыз куышлыгында яман шеш нидән башлана?

Бүген яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Шуларның берсе – авыз куышлыгындагы яман шеш. Авыруның бер билгесе – телнең оюы. Кызганыч, күпчелек очракта аның сәбәбен теш авыртуы белән бәйлиләр.

Кливленд клиникасы табибы Брайан Беркли авыз эчендәге тәм-тойгылар ярдәмендә дә яман шешне билгеләргә мөмкин булуы турында сөйләгән. Табиб ракны башлангыч этапта ачыклар өчен “шомлы” җиде билгене ачыклый. Диагностиканы өй шартларында да эшләп була, дигән ул.

Беренчедән, оеган телгә игътибар итәргә кирәк. Ул шикләнүнең нигезсез түгеллеген раслый. Шулай ук авыз эчендә яман шеш булуны белгертүче җиде билгегә озак вакыт төзәлмичә йөри торган җәрәхәт тә керә. Шулай ук озак вакыт дәвамында басылмаган яңак авыртуы, муенның шешенүе дә әлеге шешнең бер билгесе булырга мөмкин. Моннан тыш, авыз эчендә ак һәм кызыл таплар, бүлтәеп чыккан урыннар, эрозияләр күренсә дә, кичекмәстән теш табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук кешенең тавышы үзгәрергә, лимфа төеннәре шешергә мөмкин.

Авыз куышлыгында яман шеш үсешенең 3 стадиясен аерып күрсәтергә була:
- башлангыч фаза – авырту бөтенләй дә сизелми, лайлалы тышчаның калынаюы, ак кунык (җәрәхәт) барлыкка килү;
- үсеш фазасы – яхшы ук күренеп тора торган җәрәхәт, яисә, папиляр шеш. Авырту барлыкка килә һәм бу очракта кеше табибка күренергә мәҗбүр була;
- азгын фаза – яман шеш куркыныч һәм агрессив халәткә күчә, башка тукымаларга бик тиз тарала, көчле авырту барлыкка килә.

Авыз куышлыгы яман шеш авыруларын кисәтү мөмкин. Моның өчен стоматологка теш белән проблема булганда гына түгел, ә авыз эчендә, тамакта теләсә-нинди шикле үзгәрешләр булганда да мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Даими рәвештә үзегезнең авыз эчен, тамак, иреннәрне карап, тикшереп торыгыз. Иреннәргә җәен кояштан саклану кремы сөртегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Фото: https://www.pexels.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading