Мәктәпләрдә таралган вейплар балага ничек тәэсир итә?
Наркотикларның “җиңеле”, “авыры” булмый, ди табиблар. Барысы да кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итә.
Статистика буенча, үсмерләр арасында 12-13 яшьтә үк наркотик матдә кулланып караучылар бар. Баланы бу афәттән ничек сакларга? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.
Ютуб каналда файдалы, мәгълүматлы “Сәламәтлек – гади нәрсә” (“Здоровье просто”) дигән тапшыру чыга башлады. Соңгы чыгарылышта Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева һәм Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эксперты, профессор Владимир Менделевич наркотик куллануны кисәтү, дәвалау алымнарына кагылышлы сорауларга җавап эзләде. Теләсә нинди психоактив матдә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин.
Наркотикларны куллана башлау күп очракта кешенең холкына бәйле. Кемдер кеше сүзе йогынтысында, кызыксынып бу адымга бара. Кызганыч, бүген үсмерләрнең күбесе үз күңелен үзе күрә белми. Еш кына “миңа күңелсез, кәефемне күтәрегез” кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Шуңа да мондый ясалма “күңелне ача торган” нәрсәләргә бәйлелек тиз барлыкка килә.
Белгечләр әйтүенчә, күп очракта әти-әни үз баласының наркотик кулланып каравына ышанмый. Бәлки ышанырга теләмидер. “Иң ышанычлысы үсмернең күзләренә карау”, – ди Владимир Менделевич. Беренчедән, бу бала белән күзгәкүз карап аралашуга бер сәбәп булса, икенчедән, наркотик кулланган кешенең күз карасы зурая, караш үзгәрә, күз тоныклана, ди.
Еш кына “җиңел”, “авыр” накротиклар турында ишетергә туры килә. Әмма, медицинада андый бүленеш юк. Һәрберсе бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Һәр наркотик матдә, бигрәк тә үсмер организмына, ныгып җитмәгән психикага тискәре йогынты ясый.
Белгечләр балага наркотикларның тәэсире, нәтиҗәләре, зыяны һәм беренче чиратта моның канун тарафыннан тыелган булуы турында сөйләргә кирәк дип саный.
Баланың наркотиклар куллануын белгәч нишләргә? “Авыру кешене дәваланырга күндерү, анда мотивация булдыру – иң катлаулысы”, – ди Владимир Менделевич. Еш кына җәмгыятьтән, кеше сүзеннән качарга теләп, бу хакта яшерәләр. Яки балаларын ышанычсыз тернәкләндерү үзәкләренә илтәләр.
– Бүген криминаль тарихлы, үзен тернәкләндерү үзәкләре дип атаган ялган оешмалар күп. Шуңа да беренче чиратта белгеч белән киңәшләшергә, оешманың документларын тикшерергә, дәвалау алымнарын сорашырга кирәк, – ди Ләйлә Фазлыева.
Аның фикеренчә, бу афәттән кеше ялгызы гына котыла алмый. Һәрчак янәшәдә ярдәм итүче булырга тиеш.
Снюс кебек психоактив матдәләрне тыю турында 2004 елдан бирле ныклап сөйли башладылар. Бу кәнфиткә охшаган суыра торган матдәләрне тыю мәсьәләсе Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә дә күтәрелде. Тыйдылар. Тик аның урынына башкалары чыгып тора шул. Хәзер әнә яшьләр арасында тоз, вейп дигәннәре таралган. Тоз дигәне кешене зомбига әйләндерә. Үсмернең хәтере югала, йокысы кача.
Вейп – электрон сигарет. Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий исә: “Бу төр наркотиклар авыз куышлыгы өчен зыянлы. Бу очракта бугаз рагы барлыкка килү куркынычы арта”, – ди. Шулай ук бу матдәләр йөрәк-кан тамырлары авырулары, психихик авыруларга да китерә. Үпкәгә зыяны зур.
– Бала белән даими элемтәдә булу кирәк. Бигрәк дә күчеш чорында, үсмер вакытта. Ул һәрчак авторитетны яшьтәшьләре арасыннан эзли. Әгәр аның белән әти-әнисе аралашмаса, ул наркотикларга каршы булмаган яшьләрдән үрнәк алырга мөмкин. Баланың наркотик кулланганы ачыкланса, үз белдеклегең белән дәваланмаска, белгеч белән киңәшләшергә кирәк, – ди табиб.
Әти-әнигә киңәшләр:
Баланы үзенә сиздерми генә контрольдә тотарга тырышыгыз. Күбрәк аралашыгыз. Телефонына шалтыратыгыз.
Күзләренә, тән төсенә игътибар итегез. Кулларында энә эзләре юкмы, үзен сәер тотмыймы, үз-үзен тотышын күзәтегез.
Сөйләмендә аңлашылмый торган сүзләр барлыкка килсә, таныш булмаган кешеләр белән аралашса, гел нидер яшерсә, сизгер булу кирәк. Өйдән акча югала башласа да шикләнер урын бар.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Ник сон ул начар эйберлэрне чыгарып,сатып безнен балаларнын сэламэтлеген бетеручелэрне туктатмыйлар?Аларга закон юк микэнни?
0
0