16+

Балаларда “куян ирене”: җитешсезлекме, авырумы?

Статистика мәгълүматлары буенча, 2500 сабыйның берсендә «куян ирен»е очрый. Бәхеткә, вакытында дәвалау 90 процент очракта әлеге кимчелекне юк итә ала. Өске ирене тумыштан куянныкы сыман икегә аерылып торган кеше турында, гадәттә, шулай дип әйтәләр. Бу патологиянең фәнни атамасы – “хейлосхизис”.

Балаларда “куян ирене”: җитешсезлекме, авырумы?

Статистика мәгълүматлары буенча, 2500 сабыйның берсендә «куян ирен»е очрый. Бәхеткә, вакытында дәвалау 90 процент очракта әлеге кимчелекне юк итә ала. Өске ирене тумыштан куянныкы сыман икегә аерылып торган кеше турында, гадәттә, шулай дип әйтәләр. Бу патологиянең фәнни атамасы – “хейлосхизис”.

Тумыштан барлыкка килгән кимчелек ана карынында ук, гадәттә йөклелекнең беренче триместрында барлыкка килә. Иреннәр, аңкау үсеше бозыла.
Куян иренле балалар тышкы яктан ямьсез булып күренүләре, җитешсезлекләре сәбәпле нык борчыла. Яшьтәшләре арасында үзләрен кимчелекле итеп тоя. Бу тайпылыш, баксаң, баш сөягенә дә зыян салырга мөмкин икән. Шуның аркасында туклану, сөйләм белән кыенлыклар килеп чыга.

– Авыз куышлыгы һәм иреннәрнең икегә ярылуы бала әнисе карынында булганда, беренче айларда ук барлыкка килә. Нәкъ менә шул вакытта казналык, йөз формалаша. Йөклелекнең беренче айларында эмбрионга тышкы яктан тискәре факторлар йогынты ясаса, сөякләр һәм йомшак тукымалар формалашу процессында өзеклек килеп чыгарга мөмкин һәм «куян ирен»е барлыкка килә. Шулай ук бу процесска генетик факторлар да йогынты ясый, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең теш казнасы һәм бит хирургиясе бүлеге мөдире Павел Токарев.

– Балаларда “куян ирен” килеп чыгу сәбәпләре нинди соң, Павел Владимирович?
– Ирен “эчке” һәм “тышкы” сәбәпләр тәэсирендә үсә. Яралгы үсешенә нәселдәнлек факторы, моңарчы ясалган абортлар йогынты ясарга мөмкин. Тайпылышның сәбәпләре әлегә кадәр өйрәнелә. Төп сәбәпләрне алда әйтеп киттек, бик сирәк очракларда гына “куян ирен” бала туганнан соң барлыкка килергә мөмкин. Бу төрле җәрәхәт, инфекцияләрдән соң, аңкау һәм ирен яралану сәбәпле дә була ала.

– Балаларда «куян ирен» симптомнары нинди?
– Гадәтә, «куян ирен»не йөклелекнең 12 атнасыннан соң үткәрелгән УЗИ вакытында күреп була. Форма һәм патология дәрәҗәсе төрле авырлыкта була – хәтта ирен ике яктан ярылган булырга да мөмкин. Шундый дефект белән туган бала әнисе күкрәген каба алмый, еш кына тончыга, тирән итеп сулыш алу авырлаша. Шул сәбәпле инфекцияләр йоктырырга да мөмкин.

– «Куян ирен»не дәвалау ысулы бармы?
– Шуны аңлау мөһим – «куян ирен» косметик проблема гына түгел. Аны бала бик кечкенә вакытта дәваларга туры киләчәк. Югыйсә бала азыкны дөрес йота алмаячак, эчкәндә кыенлыклар килеп туачак, хәтта зонд аша ашату да таләп ителергә мөмкин.
Дәваламыйча «прикус» дөрес формалашмый, сөйләм бозыла, тешләр дөрес үсмиячәк. Аңкауның ярылуы тавышның тембрын боза, балалар авазларны начар әйтә һәм “борын аша” сөйләшә башлый.
«Куян ирен» диагнозы куелганнан соң, хирургик операция турындагы карар кабул ителә. Балага ярдәм итүнең башка ысуллары юк. Әгәр дефект артык куркыныч булса, беренче операция балага бер ай булган вакытта ук ясалырга мөмкин. Яки инде ул сабый 5-6 айга җиткәч ясала. Дәвалау берничә этаптан тора, шуңа күрә бер тапкыр операция ясап кына бу кимчелектән котылып булмаячак.

Оператив дәваланудан тыш, бала логопед ярдәменә мохтаҗ, чөнки мондый кимчелеге булган балаларга авазларны дөрес әйтү катлаулырак. Баланың ишетү сәләте зыян күрмәсен өчен отоларинголог күзәтергә тиеш. Тешләр дөрес үсмәгәндә, ортодонт брекетлар урнаштыра.
Психолог ярдәме дә кирәк булачак, чөнки “куян ирен”ле балалар адаптациядә кыенлыклар кичерә, үсештә артта калырга мөмкин. Алай гына да түгел, бу сәламәтлек өчен  дәзыянлы.
Шуңа күрә дәвалануның барлык этапларын мәктәп яшенә кадәр тәмамларга кирәк.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading