16+

Баянчы Ринат Вәлиев кешеләрне традицион булмаган медицина белән дәвалый башлаган

9 бала әтисе, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев хиҗама, массаж, тагын башка алымнар белән кешеләрне дәвалый. Ринат абыйның әлеге яңа шөгыле турында үзе белән сөйләштек.

Баянчы Ринат Вәлиев кешеләрне традицион булмаган медицина белән дәвалый башлаган

9 бала әтисе, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев хиҗама, массаж, тагын башка алымнар белән кешеләрне дәвалый. Ринат абыйның әлеге яңа шөгыле турында үзе белән сөйләштек.

– Ринат абый, музыкант кешенең хиҗама ясый башлавы гаҗәп. Ничек килеп чыкты бу?
– Пәйгамбәребез ( с.г.в) сөннәт итеп калдырган хиҗама белән дәвалану үзем өчен бик кызык иде. 12 ел элек курыксам да, тәвәкәлләдем. Үземә хиҗама ясаттым. Беренче банкаларны аркага куюга ук үземдә чиксез рәхәтлек тойдым. Икенче көнне дә җиңеллек сиздем, өстемнән авырлык төшкән кебек булды. Ихтыяр көче, энергиям артты. Кыскасы, хиҗама белән ныграк кызыксына башладым. 2013 елда миңа Хаҗга барырга насыйп булды. Шунда хиҗама ясаучы бер гарәптән мастер-класслар алдым, тәҗрибәсен өйрәндем. Ул миңа китабын да бүләк итте. Шуннан өйрәнеп, төрле курсларда белемемне камилләштереп, башта якыннарыма, соңрак башкаларга да хиҗама ясый башладым.

– Массаж да ясыйсыз.
– Әйе. Массажның бик күп төрләре бар хәзер. Аллаhтан гел музыкадан тыш кәсеп итәрлек хәерле тагын бер шөгыль бир дип сорый идем. Шөкер, юлын ачты. Әбием өшкерә иде. Миңа да аның сәләте күчкәндер дип сизәм. Кешеләрне дәвалау процессы миңа канәгатьлек хисе бирә. Файдасын күрүчеләр җитәрлек, Аллаһга шөкер. Хатынымның озак вакыт иңбашыннан кулы күтәрелмәде. Хастаханәгә дә барып карады, төрле поцедураларга, массажга да йөрде, файдасы юк, аптырагач үзем алындым. Өч тапкырдан үз белдеклегем белән массаж ясагач, Аллаһның рәхмәте – кулы күтәрелә башлады. Машинаның ватылган бер запчастен алыштырып куйсаң, ул эшләп китә. Ә кеше организмы машина шикелле түгел, кешедә тән генә түгел, җан бар, hәм бөтен әгъзалар да бер берсе белән бәйләнгән. Берсе генә эшләми башласа, бүтән әгъзаларга, гомумән, организмга зыян килә башлый. Шуңа да кешене комплекслы дәваларга кирәк. Хиҗама, сөлек салдыру, өшкерү, шундый башка ысуллар – ул кешене тулысынча дәвалау. Авыруның сәбәбен ачыкларга, тамырын табарга кирәк башта. Белемемне гел камилләштереп торам. Ир-атларны гына кабул итәм. Бик өлкән яшьтәге хатыннарның муеннарына, башларына хиҗама ясарга ризалашам. Мануаль, висцераль массаж, бүтән төрле ысуллар белән кием аша да дәвалап була. Хатын-кызларга хатыным хиҗама ясый. Аның да шактый еллык тәҗрибәсе бар. 18 яшьлек улым Мөхәммәт тә бу эшне үзләштерә башлады.

– Өшкерәсездәме?
Әйе, элек өшкергәли идем. Хәзер чит кешеләрне өшкермим, кирәк очракта диагностика өчен генә укыйм. Балаларны өшкерәм, алар – гөнаһсыз сабыйлар. Бу бик җаваплы, хәтта куркыныч әйбер. Үзенә күрә җеннәр дөньясына һөҗүм итү диимме!? Алар бит үч алырга да мөмкиннәр. Җеннәрдән саклана белергә дә кирәк. Сихер кергән кешеләрне таныш өшкерүчеләргә җибәрәм. Ә хиҗама күз тию, сихердән дә файдалы. Кайбер кеше хиҗама ясаганда авырттыра, ди. Моның беренче сәбәбе кешенең психологиясе белән бәйле. Кешегә курыккан саен авырта кебек тоела. Хиҗама уңайсызлык тудырырга тиеш түгел. Күп очракта процедура вакытында рәхәтлектән йоклап та китәләр. Авыртуның икенче сәбәбе күз тиюдән булырга мөмкин. Җеннәр гадәттә, кешенен кан тамырларыннан хәрәкәт итә. Хиҗама вакытында капиллярлардан пычрак кан чыкканда, бу җеннәргә һөҗүм иткән кебек була, шуңа кайберәүләрдә авырту барлыкка килә. Гомумән, сихер көчәйде хәзер. Өшкерүчеләр әйтүенчә, 50-60 процент очракта кеше нәкъ менә сихер аркасында килеп чыккан “яман” шешләрдән, авырулардан вафат була.

– Хиҗама бөтен кешегә дә ярамыйдыр ул?
Сирәк очракларда гына аны ясатудан тыелырга, яисә кайбер очракларда 1-2 банка гына куеп дәваланырга була. Шуңа да кешене алдан ук тикшерәм. Кирәк очракта кан анализларын сорыйм. Гемоглобин бик түбән булганда, сөлек аеруча ярамый. Ә бер-ике банка хиҗама кую, киресенчә, дәвалану процессын башлап кына жибәрә. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә дә саклык белән ясарга кирәк. Зур, катлаулы операцияләр кичергәннән соң бер ел дәвамында хиҗама ярамый. Андый кешеләргә башка төрле дәвалау ысулларын тәкъдим итәм. Берәр әгъзасы булмаган кешеләргә дә ясамыйбыз. Дөрес, үт куыгы булмаганда хиҗама ярый. Күрем вакытында да киңәш ителми.

– Хиҗаманың файдасы нидә?
– Ул канны чистарта, төрле жыелган пычракларны, токсиннарны эчтән чыгара. Кан басымын көйли. Ирлек көчен арттыра. Тестостерон гормоны күбрәк барлыкка килә башлый. Иммунитетны тиз вакытта ныгыта, стресслардан, депрессияләрдән арынырга да нык булыша. Яшәртә, картаю процессын акрынайта. Бөтен күзәнәкләрне яңарта. Коронавирустан, бүтән инфекцияләрдән саклану өчен дә файдалы. Кан куеруны булдырмый. Клиник тикшерү уздырганнан соң йогышлы авыруларга каршы торган интерферон матдәсенең хиҗамадан соң 10 тапкырга күбрәк барлыкка килүе ачыкланган. Химия-терапиядән соң хиҗама бигрәк тә файдалы. “Подагра”дан дәваланырга ярдәм итә. Бер жырчы дустымның хатыны нык кына авырып китте. Табиблар “рассеянный склероз” дигән диагноз куеп, өмет юк дип, аны өйгә чыгардылар. Ул бөтенләй сөйләшмәс булып, “таш курчак”ка әйләнә башлаган иде инде. Медицина ярдәм итмәгәч, дустым миңа мөрәҗәгать итте. Мин хатыным белән Аллаhыдан сорый сорый, Коръән сурәләрен укый-укый, башына, битенә, муен-аркаларына хиҗама ясадык. Бераз вакыт узгач дустым шалтырата, ике могҗиза булды: хатын терелде, икенчесе – күптән көтелгән вакыйга – авырга узды, ди. Хәзер аларның дүрт яшьлек сау сәламәт кызлары үсеп килә. Әлһәмдулилләh, алар өчен бик шатланабыз.

Ринат Вәлиевтан киңәшләр:
 Кеше дөрес тукланмый. Берюлы бик күп төрле ризык ашыйбыз. Организм өчен файдалы ризыклар ашау, ураза, яисә бүтән төрле диета тоту күп авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә.
Лимон, сарымсак, суган, керән, кызыл борыч, кара тмин орлыклары, имбирь – табигый антибиотиклар. Дару урынына аларны куллансаң күпкә яхшырак, организмга зыян китерми.
Ашауга үк эчәргә ярамый. Бу очракта ризык бик озак эшкәртелә. Калдыклар янып бетмичә, пыскып ятканда микроблар үрчеп өлгерә. Ашказаны сазлыкка әйләнә. Нәтиҗәдә төрле авырулар килеп чыга, hәм соңгы ноктасы онкологиягә китерергә мөмкин.
 Күп авырулар күз тию аркасында. Догалар уку, намазга басу күз тиюләрдән,торле бозыклардан сакланырга ярдәм итә.
 Авыруларны кисәтү өчен 2-3 айга бер хиҗама ясатырга тырышыгыз. Атнага 1,2 көн ач тору файдалы. Бу – Пәйгамбәребез ( с.г.в) нең сөннәтләре.

 

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэрсэ сон ул хижама дигэн суз

    Мөһим

    loading
    2
    X