16+

Бер алма ашау теш чистартуга тиң

Тешләрне ничек чистартырга һәм дәваларга?

Бер алма ашау теш чистартуга тиң

Тешләрне ничек чистартырга һәм дәваларга?

Елмаю - кешенең визит карточкасы дигәнне еш ишетергә туры килә. Шуңадыр да инде бүгенге көндә кеше тешләренә аеруча зур игътибар бирә. Эш эстетик якта гына түгел, сәламәтлек мәсьәләсендә дә. Тешләргә һәм аларны карауга кагылышлы сорауларга җавапны теш табибы Раил Әшрапов белән эзләдек.

- Иң киң таралган теш авыруы - кариес - шикәр күп ашаудан барлыкка килә дигән фикер дөресме? Кариесны булдырмый калу юллары бармы?
- Бүгенге көндә ясалма ризыклар артты. Аларда шикәр күп, шунлыктан кариес очраклары да күбәйде. Кариесны өч төрле микроб барлыкка китерә. Әлеге микроблар шикәрне кислотага әверелдерергә сәләтле, ә кислота исә тешне ашый. Гомумән, шикәрне күп куллану тешләргә генә түгел, тулаем организмга зыянлы икәне һәркемгә мәгълүм. Шулай да шикәрле ашамлыклар - бары тик күпчелек сәбәпләрнең берсе генә. Кариесны китереп чыгаручы сәбәпләр унбишләп дияр идем. Бу нәселдән дә булырга мөмкин, шулай ук суда фтор аз булганлыктан да килеп чыга. Әйтик, безнең регионда суда фтор аз. Сәбәпче булып гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәмәү дә тора.

- Бүгенге көндә тешләрне агарту популярлашып китте. Ул зыянлы түгелме? Теш эмален ашамыймы?
- Һәрбер әйберне кирәк вакытында эшләсәң, файдасы бар. Барлык кагыйдәләрне үтәгәндә, теш эмале ашалмый, әмма тешләрнең сиземлеге артырга, бераз дискомфорт барлыкка килергә мөмкин. Кеше тешенең үз төсен кире кайтарырга тели икән, моның зыяны юк. Әйтик, тештә барлыкка килгән кара тапларны алу, чистарту. Әгәр дә инде үз теше төсеннән дә аграк ясатасы килә икән, монысы башка сорау.

- Теш казнасы авырулары гингивит, пародонтит нәрсәдән барлыкка килә?
- Сәбәпләре төрле. Прикусның дөрес булмавы, шул ук гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Пародонт авыруы еш кына теш казнасындагы кан тамырлары туклануы бозылышы аркасында барлыкка килә.

- Тешләрне ничек дөрес итеп чистартырга?
- Теш казнасыннан тешкә, ягъни өстәгеләрен өстән аска, астагыларын астан өскә чистартырга. Теш казнасына массаж ясау да мөһим. Чистартканда һәрбер тешкә бертөрле вакыт бүлеп бирергә, һәрберсен аерым яхшы итеп чистартырга кирәк. Гадәттә, тешләрне көненә ике-өч тапкыр 3-5 минут чистарталар. Йокларга ятканда теш чистарту аеруча мөһим. Чөнки көн дәвамында без авызны чайкыйбыз, аның үзеннән-үзе чистару процессы бара. Ә менә төн - микробларның артуына кулай вакыт.

- Теш ташлары барлыкка килүгә сәбәпче нәрсә?
- Монда да сәбәпләр күп. Шул ук прикус дөрес булмаганнан, гигиена үтәлмәгәннән һәм башкалар. Шуңа да мондый проблемалар барлыкка килмәсен өчен, авыру тешләрне дәваларга һәм теш табибына ярты елга бер күренеп торырга кирәк. Проблеманы иртәрәк ачыклаган саен, аны хәл итү җиңелрәк һәм арзанрак була.

- Тешләргә файдалы булсын өчен нәрсә ашарга? Чәй белән кофе тешләр өчен зыянлымы?
- Яшелчә, җиләк-җимеш ашау файдалы. Әйтик, алма яисә кишер ашап куйсагыз, бу теш чистартуга тиң. Игътибар итсәгез, хайваннар тешләрен чистартмый бит, аларның тешләре ашау дәверендә чистара. Кофе белән чәйнең артык зыяны юк. Бераз катлау (налет), пигментлар барлыкка килергә мөмкин, әлбәттә, әмма зур зыяны юк. Ә менә ясалма баллы продуктлар - печенье, карамельләр файдага түгел.

- Сагыз чәйнәү турында ни диярсез?
- Ашаганнан соң 10-15 минут чәйнәргә ярый, аннары ташларга кирәк. Чөнки вакыт узу белән, сагызның сыйфаты үзгәрә башлый. Зур пломбалары булган кешеләргә күп чәйнәргә киңәш ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading