16+

Бер авырганнар ковид белән яңадан авырырга мөмкин!

Балалар табибы 7 ай буе кызыл зонада эшләвенә карамастан, ковид белән авырмаган. Бу хәлне ул очраклык, дип уйлый. Ләкин алай яшәү дә куркыныч...

Бер авырганнар ковид белән яңадан авырырга мөмкин!

Балалар табибы 7 ай буе кызыл зонада эшләвенә карамастан, ковид белән авырмаган. Бу хәлне ул очраклык, дип уйлый. Ләкин алай яшәү дә куркыныч...

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин сүзләренчә, ковид вирусы балаларны чикләп уза. Алар каты авырмый, нәни пациентларны ниндидер көчле даруларсыз да дәвалап була. Шуңа күрә алар өчен вакцина ясау мәсьәләсе дә әлегә актуаль түгел. 

Балалар табибы 7 ай буе кызыл зонада эшләвенә карамастан, ковид белән авырмаган. Бу хәлне ул очраклык, дип уйлый. Ләкин алай яшәү дә куркыныч. “Авыруны йоктырмау, ул балаларның азрак йогышлы булуы белән бәйле. Бу сорауга хәзерге көндә төгәл җавап юк. Иртәме, соңмы инфекция миңа эләгәчәк. Шуның өчен үземә вакцина ясатырга булдым. Ул 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясала. Аны ясату ирекле. Инфекция биргән иммунитет тотрыклы, нык түгел. Бер авырган кешеләр дә яңадан авырырга мөмкин. Ә вакцина бирә торган иммунитет инфекция бирә торганга караганда көчлерәк булырга тиеш”, – диде ул.

Вакцина кыска вакыт эчендә эшләнде. Ул идеаль булмаска да мөмкин. Ниндидер тискәре яклары күпмедер вакыт үткәч күренергә мөмкин. Табиб фикеренчә, медицина да бөтенләй үк идеаль түгел. Һәрвакыт ниндидер шик кала. “Бу очракта да ковид вакцинадан куркынычрак. Аеруча бу куркыныч аерым төркемгә кергән пациентларга карый. Мин үзем дә шул төркемгә керәм, чөнки ковидлы балалар белән эшлим. Башкалар да бу хакта уйлансын иде”, – дип теләкләрен җиткерде Илдус Лотфуллин.

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading