16+

Бер пациент тарихы

Казанда уникаль операция узган. Республика клиник онкология диспансеры һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табиблары теленә яман шеш диагнозы куелган 29 яшьлек кызга 11 сәгать операция ясаганнар.

Бер пациент тарихы

Казанда уникаль операция узган. Республика клиник онкология диспансеры һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табиблары теленә яман шеш диагнозы куелган 29 яшьлек кызга 11 сәгать операция ясаганнар.

Кыз Ульяновсктан. Телендә яман шеш икәнен белгәч, табиблар аңа операция ясатырга киңәш иткәннәр. Телен саклап калу аркасында, пациент сөйләшә алачак.
Республика клиник онкология хастаханәсенең 12нче бүлегендә табиб Артем Микусев әйтүенчә, ул мондый операцияне өченче тапкыр ясый. “Биш ел элек беренче тапкыр мондый операция ясарга туры килде. Өч ел элек тагын бер пациент телдә проблемалар белән мөрәҗәгать иткән иде. Алар икесе дә Татарстаннан иделәр. Бу кыз Ульяновсктан килде. Аңа дәүләт программасы буенча дәвалану бушлай уздырылды”, – ди табиб. Операциядә төрле хастаханәләрдән катнашкан табиблар – Глеб белән Артем Микусевлар абыйлы-энеле.

Табиблар әйтүенчә, мондый операцияләр бик катлаулы, озак вакыт бара. Телне формалаштыру өчен пациент беләгенең бер кисәген алырга туры килгән.
«Без ике бригада эшләдек. Онкологлар кызның муенындагы лимфа төерләрен алдылар. Телнең яртысын кисәргә туры килде. Микрохирурглар исә киселгән өлешне тулыландыру өчен беләктән кисәк алып ялгады. Барысын да үлчәп, төгәл ясарга туры килде, иң авыры – беләктән алынган кисәкне тел белән тоташтыру, кан тамырларын кушу. Муен артерияләрен, кан тамырларын тоташыру – бик нечкә эш. Заманча микроскопның элементларны 30 тапкырга зурайтып күрсәтүе нык ярдәм итә, – ди табиблар.

Мондый операциядән соң кызга озак кына сөйләшергә, селкенергә ярамаган. Биш көн дигәндә ул аякка баскан. Пациентны баштарак борын аша куелган махсус зонт аша тукландырганнар. Чөнки телгә ризык тидерергә ярамый икән.

Киләчәктә кыз үзе ашый алачак, тора бара ул сөйләшә дә башлар, дип ышана табиблар. Баксаң, кыз озак еллар тешләре дөрес урнашмау сәбәпле телен тешләп йөргән. Нәтиҗәдә, гел тешләнгән телгә зыян килгән. Ул имгәнгән, нәтиҗәдә авырту яман шешкә әйләнгән. Кыз баштарак моңа игътибар да бирмәгән. Тик телендә җәрәхәт барлыкка килгәннән соң борчыла башлаган. Тикшеренергә хастаханәгә килгән.

Глеб Микусев әйтүенчә, тел рагы турында соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Казанда микрохирургия алымнары камилләшү нәтиҗәсендә башка, муенга операцияләрне даими ясарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading