16+

Биектау табибларының намусы чистамы?

Декабрь уртасында Биектау районында яшәүчеләрнең кайберләренә Дәүләт хезмәтләре порталында диспансеризация узу турында белешмәләр килгән.

Биектау табибларының намусы чистамы?

Декабрь уртасында Биектау районында яшәүчеләрнең кайберләренә Дәүләт хезмәтләре порталында диспансеризация узу турында белешмәләр килгән.

Кемгәдер “гастрит”, кемгәдер “йөрәк җитешсезлеге”, тагын әллә нинди диагнозлар куелган.  Кайберләре бер белешмә генә түгел, бер-бер артлы берничәне дә алган. Иң кызыгы – бу кешеләрнең күпчелеге быел гомумән дәүләт хастаханәсенә аяк та атламаган. Белешмәләрдәге диагноз куйган табибларның исем-фамилияләре дә аларга бөтенләй таныш түгел.  

Телеграмдагы Биектау районы чатында шау-шу купты. Ел ахырында табиблар шул рәвешле планны үти, ялган диагнозлар куеп, акча үзләштерә дип нәтиҗә ясап та куйдылар.  “Мин дә үзем белмичә диспансеризация узып куймадыммы икән, карыйм әле” дип башкалар да үз шәхси кабинетын тикшерә башлады. “Миңа да килгән икән бит!”, “Карале, мин бала тапканнан соң ике атнадан инде диспансеризация узып йөргәнмен икән бит”, “Минем инде бер елдан артык дәваханәгә барып та күренгәнем юк, шул-шул табиб миңа диагноз куйган”, дип хәбәр язучылар булды. Юри генә санап караган идек, зар белдерүчеләр дистәдән артык булып чыкты. Ә чатка язарга кирәксенмәгәннәр, анда бөтенләй утырмаучылар, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлары булмаучылар күпме? Димәк, мондый ялган (ялгыш) белешмә алучылар саны да бермә-бер күбрәктер, мөгаен. 

“Шәхри Казан” бу вазгыятькә ачыклык кертү өчен диспансеризация узмаган килеш, аны узу турында белешмәләр алучылар, Биектау Үзәк хастаханәсе баш табибы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәгә керде.

Айсылу Пронина – диспансеризация узу турында белешмә алучыларның берсе.
- Телефоныма Дәүләт хезмәтләре порталында яңа медицина документы өстәлүе турында хәбәр килде. Нәрсә икән бу дип, ачып карарга булдым. Ә анда Диспансеризация узу турында белешмә һәм мин беркетелмәгән табиб тарафыннан куелган диагноз. Берникадәр вакыттан тагын бер белешмә килеп төште. Анысында инде минем участок терапевты фамилиясе куелган, - дип сөйләде Айсылу. 

Аның сүзләренчә, ул үзе Биектау районының Үзәк хастаханәсендә исәптә тора, амма анда бик сирәк мөрәҗәгать итә. Табибларга эләгү авыр, яхшы табиблар да бик аз, шуңа күрә түләүле белгечләргә барырга туры килә, ди ул. Быел, дөрес, хастаханәдә аңа еш булырга туры килгән, чөнки ул йөклелек буенча исәптә торган, соңгы тапкырында августта бала табу йортына юллама алган.

Айсылу фикеренчә, бу бернинди ялгышлык түгел. 
- Интернет барыбызда да бар. Һәм анда хастаханәләр бу ялган белешмәләрне ни өчен эшли икәне ачык язылган. Минем белән хастаханәнең баш табибы элемтәгә керде. Аның сүзләренчә, декабрь башыннан аларда система яңартыла һәм бу бары тик хата гына. Вазгыятькә ачыклык кертергә вәгъдә иттеләр, - ди ул.

Регина Хафизова да диспансеризациягә барып та торасы юк икән хәзер, прогресс үзе каршыга килә, дип көлә. Электрон почтасына Дәүләт хезмәтләре порталыннан хәбәр алгач, анда кереп караса, үзенә гастроэнтерит һәм аз хәрәкәтләнү дигән диагноз куелуын белә. Соңрак тагын ике шундый белешмә килеп ирешкән. Регина моны болай гына калдырырга теләмичә, “Ак Барс мед”ның кайнар линиясенә дә шалтыраткан. Сайтларында шикаять калдырырга кушканнар. 
Регина сүзләренчә, диспансеризацияне ул соңгы тапкыр 3 ел элек узган, аннары 40 яшьтән соң ел да тикшеренергә кирәк дигәч, башка барып күренгәне юк икән. Эшләрендә профилактик тикшерүләр уздырыла, кирәк чакта түләүле табибларга мөрәҗәгать итә икән.

Биектау Үзәк хастаханәсе администрациясе Биектау чатын күзәтә булып чыкты. Беренче шикаять белдерүчеләр барлыкка килү белән, бу кешеләр белән элемтәгә кереп, хәлнең нечкәлекләрен ачыклый башладылар. Белешмә алучыларның һәркайсы белән баш табиб Айрат Гайфуллин үзе шәхсән сөйләшеп сорашкан һәм барысын да төгәлләштерергә вәгъдә иткән. 

Айрат Нурислам улы белән без дә аралашып алдык. Аның сүзләренчә, аларга диспансеризация узу турында белешмә алган 8 кеше турында билгеле. Барысы белән дә ул элемтәгә кергән. Аралашу вакытында шуларның икесе быел анализлар тапшырып, тикшеренү узып йөргәнен искә төшергән. Калганнары белән бәйле вазгыять тикшерелә. Баш табиб сүзләренчә, бөтен республикада система яңартыла һәм ниндидер хата киткән, күрәсең. Бу хәл турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр ителде, ди ул. Хастаханә табиблары ел ахырында шул рәвешле план үти, дип уйламыйсызмы, дип тә сорадык. Айрат Гайфуллин бу вариантны кискен кире какмады. 

- Белешмәләрдә исем-фамилияләре торган табиблардан аңлатма язулары алдык. Әгәр дә кемдер мондый эш белән шөгыльләнә икән, ул җәзасын алачак, - дип вәгъдә итте ул.

Әмма соңрак моның төгәл техник хата булуы ачыклануын, белешмәләр алучыларга бу хакта хатлар җибәрелүен хәбәр иттеләр.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сүзләренчә, министрлык бу вазгыять турында хәбәрдар.  Мондый белешмәләрне бер Биектауда гына түгел, республиканың башка районнарында да алучылар булган. 

- Бу бердәм цифрлы контур формалашуының балалык чире. Өзеклек, чыннан да, булган. Программа продуктлары конфликты нәтиҗәсендә электрон документлар булдырылып, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларга юнәлтелгән. Без боларның барысын да ачыклыйбыз. Системалы хата инде билгеләнде. Хәзер әлеге электрон документларны кирегә алдыру юнәлешендә эш алып барыла. Әмма бу җиңел генә эшләнә торган эш түгел, федераль Дәүләт хезмәтләре порталы операторы белән элемтәләр урнаштырып, бу эшне ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз. Якындагы вакытта барысы да тәртипкә китереләчәк. Әгәр дә кемдәдер бу белешмәләр юкка чыкмый икән, ул кулдан юк ителәчәк, - диде Альмир Абашев.

Бу өзеклек нәтиҗәсе икән төгәл билгелеме, табибларның керем алу максатыннан ялган белешмәләр эшләве түгелме, дип шулай ук ачыктан-ачык сорадык. Альмир Абашев әйтүенчә, хата гына икәнендә бернинди шик юк. Чөнки финанс керем алу өчен документ табибның электрон имзасы белән имзаланган булырга һәм реестрга кертелеп, счет мәҗбүри иминият фондына юнәлтелергә тиеш. Бу очракта имза куелмаган, счет булдырылмаган. Шуңа күрә, моның төгәл хата икәнен әйтә алабыз, диде Альмир Абашев. Мондый документлар алган кешеләрнең барысыннан гафу үтенде ул.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading