16+

Бик борынгы ысул белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында бик борынгы ысул белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа барлыгын ишетеп белә идем. Районга баргач, аның янына да кереп чыгасы иттем. Э лек безнең авылда да эч төшүне дәвалаучы әби булган диләр. Хәзер дә Малмыж ягында шул сырхауны дәвалаучы бар дип беләм. Тик менә үземнең...

Бик борынгы ысул белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында бик борынгы ысул белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа барлыгын ишетеп белә идем. Районга баргач, аның янына да кереп чыгасы иттем. Э лек безнең авылда да эч төшүне дәвалаучы әби булган диләр. Хәзер дә Малмыж ягында шул сырхауны дәвалаучы бар дип беләм. Тик менә үземнең...

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында бик борынгы ысул белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа барлыгын ишетеп белә идем. Районга баргач, аның янына да кереп чыгасы иттем.
Э лек безнең авылда да эч төшүне дәвалаучы әби булган диләр. Хәзер дә Малмыж ягында шул сырхауны дәвалаучы бар дип беләм. Тик менә үземнең алар белән очрашканым юк иде.
Гайшә апа гомере буе укытучы булып эшләгән. Тормыш иптәше дә озак еллар математика-физика укыта, балалары да шул юлны сайлаган. Без кергән Әтрәч авылы кибете кибетчесе сөйләгәнчә, Гайшә апаның хатын-кызның төшкән эчләрен утыртып, эч сылап таптырган балаларын санасаң, инде кечкенәрәк бер мәктәп булыр иде.
- Үземнең балам төште, - дип башлады сүзен безне тәмле чәй белән сыйлагач Гайшә апа. - Фәйрүзә дигән апа бар иде, шул: «И-и-и балам, синең эчең төшкән, эч сылаучыга барырга кирәк сиңа», - диде. Шуны кайтып каенанама әйткәч, ул да хуплады. Икенче көнне үк мине Кама Тамагы районының Кариле авылына Вәсимә карчыкка җибәрделәр. Өч тапкыр бардым, җайландым, тик авыл җирендә авыр эш адым саен бит - тагын авырттырдым эчемне. Минем бәхеткә, шул елны Вәсимәттәй безнең авылга кызына кыш чыгарга килде. Тагын бардым инде янына. Шунда ул миңа: «Балакаем, синең үзеңнең дә сәләтең бар бу эшкә, менә шулай-шулай ит тә, үзең җайла инде», - диде.
Шуннан Гайшә апа үзе эч утырту, эч сылау белән шөгыльләнә, дөресрәге, ярдәм сорап килүчеләргә булыша башлый. Авыл имчесе каланыкы түгел. Акча сорамый, реклама бирми дигәндәй, тик аннан кеше өзелми. Монда чыбыксыз телефон эшли.
- Берәрсе озак бәбәйгә уза алмый интегеп килә ди. Булышып җибәрәм. Үзе бәбәй тапкач, шундый ук проблемалы туган-тумачасын, таныш-белешен җибәрә инде. Элегрәк, гадәттә, өлкән кешеләр эч сылата иде. Хәзер яшьләр арасында эче төшеп интегүчеләр күп. Ул бит авырт­маска да мөмкин, тик, әйтик, япь-яшь хатын авырга уза алмый. Кечкенә чакта уңайсызрак егылганмы ул, берәр нәрсә күтәргәнме - сәбәпләре күп инде аның.
Гайшә апа янына Казаннан да, Апастан да, Ульян­нан да - әллә кайлардан киләләр.
- Менә бу матур сервизны Апаслар китерде әле, - ди ул, елмаеп. - Дистә еллап балалары булмаган, хатынның эчен җайлап җибәргәч, игезәк бәби алып кайтканнар.
Гайшә апа хатын-кызларны гына карый. Ир-атларга ярдәм итү өчен Алабирде егете Илсурны үз һөнәренә өйрәткән.
- Утыз еллап инде мин шулай кеше карыйм. Кайвакыт төннәрен уйланып ятам: бу авылда минем кул тимәгән гаилә калдымы икән? - ди Гайшә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading