16+

Больничныйлар озынайтыла

Әминә апа Фәхретдиновага 66 яшь. Ул инде 40 елдан артык яраткан һөнәрен башкара. Казан заводларының берсендә җитештерүче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, эшеннән аерылмаган ул. “ Эш миңа рәхәтлек бирә,” – ди үзе.

Больничныйлар озынайтыла

Әминә апа Фәхретдиновага 66 яшь. Ул инде 40 елдан артык яраткан һөнәрен башкара. Казан заводларының берсендә җитештерүче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, эшеннән аерылмаган ул. “ Эш миңа рәхәтлек бирә,” – ди үзе.

Дөрес, коронавирус аркасында игълан ителгән үзизоляция режимы вакытында аңа өйдә генә утырырга туры килгән. Эшен бик сагынса да, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында өлкән яшьтәгеләргә өйдән чыгарга кушмыйлар. Шуңа да 65 яшьтән узганнарга үзизоляция вакытында “больничный"лар да озынайтылган, дип хәбәр итә республика оператив штабы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Татарстан чикләүләрне киметүнең икенче этабына күчте. Әмма 65 яшьтән узганнарга чикләүләрне йомшартуның барлык этапларында да уяу булырга, сакланырга киңәш ителә. Чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең коронавирусны йоктыру куркынычы зур.

Татарстан буенча баш санитар табиб Марина Патяшина 15 июньнән 28 июньгә кадәр үзизоляциядә булган өлкән кешеләрнең больничныйларын озынайтырга дигән карар чыгарган. Дистанцион эшкә күчерелүче, отпускта, авыру сәбәпле больничныйда булган кешеләргә бу яңалык кагылмый.

Больничныйны озынайту өчен сырхауханәгә барырга, табиб чакыртырга да кирәк түгел. Эш бирүче белән элемтәгә керү дә җитә. Россия Хөкүмәтенең быелның 18 июненнән гамәлгә кергән 876нчы нигезләмәсе буенча 65 яшьтән узганнар больничныйга төбәк башлыгы кабул итү буенча чыга ала. Больничныйлар Россиянең Социаль иминият фонды акчалары хисабына түләнәчәк.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading