16+

Бозлавыкта җәрәхәтләнүләрне киметү буенча табиб-травмотолог нәрсә киңәш итә?

Температураның кискен үзгәрүе юлларда һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килүгә китерде.

Бозлавыкта җәрәхәтләнүләрне киметү буенча табиб-травмотолог нәрсә киңәш итә?

Температураның кискен үзгәрүе юлларда һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килүгә китерде.

Әнә шуңа травмотологларга мөрәҗәгатьләр саны да арткан. Табиб-травмотолог киңәшләренә колак салу комачауламас.

Бозлавыкта хәрәкәтләрне чикләми торган уңайлы кием кию аеруча әһәмиятле. Аяк киеме уңайлыгы тагын да мөһим роль уйный: үкчәле, табаны тая торган аяк киеме киюдән тыелып торырга кирәк. Табан асты кытыршы, яки «тракторлы», шактый калын, протекторлы булырга тиеш. Олы яшьтәге кешегә таяк ярдәмгә килер, ди Алабуга Үзәк хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб-травматолог Гадел Әхмәтҗанов. 

Йөргәндә кулларыңны адымнар тактына хәрәкәтләндерсәң, тигезлекне саклап калу уңайлырак. Моннан тыш, бозлавык вакытында сумканы җилкәдә йөртмәскә киңәш итә табиб. Аны кулда тоту яки биштәр куллану яхшырак. Биштәр – гомумән, иң җайлысы: куллар буш, шул рәвешле йөргәндә тотрыклылык тәэмин ителә. 
Һәрхәлдә, бозлавыкта сак һәм акрын хәрәкәт итәргә, кечкенә адымнар белән йөрергә, кулларны кесәдә тотмаска, аякларны тездә бераз бөгеп йөрергә кирәк.

Егылганда тигезлекне сакларга тырышыгыз, моның өчен тезләрегезне бөгегез һәм кулларыгызны як-якка җәегез. Сузылган кулларга егылу яхшырак, дип киңәш итә Гадел Әхмәтҗанов. 

Табиб искәртеп узганча, олы яшьтәге кешеләр өчен җәрәхәтләр аеруча куркыныч: аларга үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ә бозлавык вакытында кирәксезгә өйдән чыкмаулары яхшы. 

Гаджетсыз яши алмаучыларга да сак булу сорала: бара-бара телефоннан сөйләшмәгез – туктагыз, аралашыгыз, аннары гына юлыгызны дәвам итегез. Һәм ашыкмагыз: ашыккан кеше тигезлеген җиңел югалта. 

Әгәр дә егылгансыз икән, мөмкин кадәр тизрәк күтәрелергә омтылмагыз, башта җәрәхәтләрегез бармы-юкмы икәнен аңларга тырышыгыз. Әгәр авыртулар, шешүләр барлыкка килсә, аңыгызны югалту булса – озакка сузмыйча, травмпунктка мөрәҗәгать итегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading