Быел гепатит иртә башланды, дип чаң суга табиблар. Гадәттә, авыру ноябрь айларында көчәеп алса, быел беренче авыручылар августта ук теркәлгән. Күптән түгел Балтач районының бер авылында А гепатиты белән уннан артык кеше авырып алды. Балык Бистәсендә бер мәктәп укучысында авыру ачыкланды. Гепатит куркыныч авырумы, аннан сакланып буламы? Авыруның үзенчәлекләре турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Хәлит Хаертынов белән сөйләштек.
Скопировать ссылку
Быел гепатит иртә башланды, дип чаң суга табиблар. Гадәттә, авыру ноябрь айларында көчәеп алса, быел беренче авыручылар августта ук теркәлгән. Күптән түгел Балтач районының бер авылында А гепатиты белән уннан артык кеше авырып алды. Балык Бистәсендә бер мәктәп укучысында авыру ачыкланды. Гепатит куркыныч авырумы, аннан сакланып буламы? Авыруның үзенчәлекләре турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Хәлит Хаертынов белән сөйләштек.
Гепатит вирусының төрләре берничә – А, В, С, Д, Е.
А, Е гепатитлары эчәк инфекциясе булып саналса, гадәттә, пычрак куллар аша йокса, В, С, Д вируслылары кан аша күчә. Шунысын да искәртергә кирәк, Д гепатиты кешедә аерым гына күзәтелми, ул һәрчак В гепатиты белән бергә уза икән.
– Гепатитның төрен билгеләү өчен анализ тапшырырга кирәк, чөнки һәрберсенең дәвалау ысуллары төрле, – ди Хәлит Хаертынов.
Табиб әйтүенчә, Татарстанда ел саен 160-170 кешедә А гепатиты ачыклана. Ул күбесенчә балаларда очрый. Авыруның билгеләре салкын тигәндәге кебек. Шуңа да температура күтәрелгәндә, томау төшкәндә баланы үз белдеклегең белән дәваларга киңәш ителми. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гепатитның инкубацион вакыты уртача – 35 көн. Ягъни авыруны йоктырганнан соң бары бер ай узгач кына, билгеләр беленергә мөмкин. А гепатиты вакытында тән температурасы күтәрелә, аппетит бозыла, хәлсезлек күзәтелә. Эч авыртырга мөмкин. Гадәттә, уң якта бавыр борчый. Бер атнадан соң сидекнең төсе үзгәрә. Ул куе чәй төсенә керә. Соңрак, кешенең күзенең агы, тәне саргая башлый. Авыру, гадәттә, гигиена таләпләрен үтәмәү, пычрак куллар, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш аша йога. Е гепатиты бездә сирәк очрый. Ул күбрәк Урта Азия илләрендә күзәтелә.
А гепатиты чагыштырмача җиңел формада узса, С гепатиты кешенең сәламәтлеге өчен куркынычрак. Ул бавыр авыруларына китерергә мөмкин. Гепатитны вакытында дәваламаганда, яман шеш килеп чыгуы да бар. Элек гепатиттан үлүчеләр дә булган, бу чынлап та куркыныч авыру булып саналган. Әмма хәзерге медицина шартларында теләсә кайсы гепатитны да дәваларга мөмкин. Мәҗбүри прививкалар исемлегендә В гепатитына каршы вакцина кадату бар. Аны бушлай ясыйлар. А гепатитына прививка ясату мәҗбүри түгел. Шулай да табиб кушуы буенча мөмкиннәр.
С гепатиты кан аша күчкәнгә, монда ышанычлы медицина учреждениеләрендә дәваланырга, бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, башка медицина кирәк-яракларын сайларга кирәк. Әгәр авырлы хатын-кызда С гепатиты икән, ул карындагы балага күчәргә дә сәләтле. Гомумән, вирус бирешми торган.
– Юып кына, кайнатып кына бетми. Шуңа да гигиена таләпләрен үтәү, сак булу комачауламый. Донорларны да С гепатитына ныклап тикшереп алалар. Гепатитның бу төрен дарулар, махсус препаратлар белән дәвалыйлар, – ди Хәлит Хаертынов.
Комментарийлар