16+

Глаукома югары белемле кешеләр авыруы ?

6 март – бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне. Бүген җир шарында 80 миллион кешедә глаукома күзәтелә. Күбесе үзләрендә бу авыру бардыр дип уйламый да. Кызганыч, күз авырулары арасында инвалидлыкка китергән төп сәбәпләрнең бер дә ул.

Табиблар авыру күздәге кан басымы күтәрелү, олыгаю нәтиҗәдә күрү нервларына зыян килү белән бәйле, дип аңлата.  Республика клиник офтальмология хастаханәсендә югары категорияле күз табибы, глаукома кабинеты мөдире Ольге Зверева әйтүенчә, авыру күбесенчә өлкәннәрдә күзәтелә.75 яшьтән узганнарның 14 процентында глаукома. “Моны бернишләтеп булмый, яшь – төп факторларның берсе. Үлемсезлек белән генә глаукоманы җиңеп була”, –  ди табиб уенын чынын бергә кушып.  Бу проблема белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе югары интеллектлы, дәрәҗәле, укымышлы, затлы, югары белемле кешеләр икән. Бу хакта тулырак, глаукоманы кисәтү, дәвалау хакында “Шәһри Казан” газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading