16+

Гөлия Гыймадиева: “Сөлек салу файдасы фәнни яктан дәлилләнгән”

Соңгы елларда халык арасында сөлек салып дәвалану популярлашып китте.

Гөлия Гыймадиева: “Сөлек салу файдасы фәнни яктан дәлилләнгән”

Соңгы елларда халык арасында сөлек салып дәвалану популярлашып китте.

Медицина учреждениеләренә йөреп арыгач, төрле дарулар куллануның да шифасы тимәгәч, кеше сөлек белән дәваланып карый һәм моның файдасын таный. Терапевт Гөлия Гыймадиева гирудотерапия белән дистә елга якын шөгыльләнә. Аның белән сөлек салуның шифасы турында сөйләштек.

-    Гөлия ханым, бүген сөлек салу белән бик күпләр, хәтта медицина белеме булмаганнар да шөгыльләнә. Бу нәрсәсе белән куркыныч?
-    Чыннан да, бүген бик күпләр сөлек салу белән шөгыльләнә. Беләме ул, белмиме, китаптан, интернеттан укып, рәсемнәрдән карап, үз белдеклеге белән бу эшкә тотына. Шуңа күрә гирудотерапевт һәм гирудопрактик дигән ике төшенчә бар, гирудотерапевт ул – югары медицина белеме булган кеше, аның сөлек куеп кешене дәваларга хокукы бар. Гирудопрактикның медицина белеме булмаска да мөмкин. Әлбәттә, сөлек куюга белер белмәс алынуның куркынычы бар. Чөнки сөлек ул – җан иясе, җанвар, кечкенә генә булсалар да, алар зыян китерергә мөмкин. Аны бит белеп эшләргә кирәк. Сөлекне артык күп кую яки кан тамырларына эләгү ихтималы бар. Үз чиратында моның тискәре йогынтысы булуы ихтимал.

-    Үзегезнең практикада ниндидер куркыныч ситуацияләр булмадымы?
-    Юк, Аллага шөкер, минем практикада ул-бу хәлләр булмады. Чөнки мин бар таләпләрне төгәл үтим. Һәр организм индивидуаль, ул төрле манипуляцияләргә төрлечә җавап бирергә мөмкин. Шуңа күрә сөлекне башта аз санда гына куябыз, аннары әкренләп арттырабыз. Аннары мин үз пациентларым белән даими элемтәдә торам. Әгәр дә сораулары яки нидидер шикләре туа икән, миңа шалтыраталар һәм мин аларга киңәшләр бирәм, тынычландырам.

-    Бөтен авыруларны сөлек ярдәмендә дәваларга омтылучылар бар. Кайсы очракта сөлек салу булыша?
-    Чынлыкта да, сөлек ярдәмендә бик күп авыруларны дәвалап була. Мин бу юнәлештә үз эшемне башлаганда, бик күп табиблар моңа шик белән карый, хәтта моңа каршы иде. “Хәзер бит инде XXI гасыр, медицина алга киткән чор, нинди сөлек инде ул?”дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Соңгы елларда исә табиблар үзләре үк сөлек салдырып карагыз әле, дип киңәш итә. Бигрәк тә гинекологлар, эндокринологлар һәм хирурглар сөлек ярдәмендә дәвалануны алга сөрә. 

-    Сөлек салуның файдасы фәнни яктан дәлилләнгәнме? Уңай нәтиҗә ул психосоматика гына түгелме?
-    Сөлек куюның файдасы фәнни яктан да дәлилләнгән. Ковид кичергән кешеләргә канны сыеклату өчен гирудотерапия файдасы турында күп кенә фәнни мәкаләләр дә язылды. Медицина сөлеге, хәтта медицина чаралары исемлегенә кертелгән, даруханәдә ул башка дарулар белән беррәттән сатыла. Медицина университетларында да гирудотерапия кафедралары булдыру турында сүзләр баруы турында беләм.

-    Сөлек салуны сорап күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә? Файда алу өчен сөлекне нинди ешлык белән салырга кирәк?
-    Бер курс 6-10 сеанстан тора, елына ике курс узарга киңәш ителә. Гадәттә, бу процедураны яз, көз, кыш айларында ясаталар. Җәй көне дә сөлек куярга ярый, әмма сөлек куелган урынны, аннан соң калган яраны инфекция кермәсен өчен каплап йөрергә кирәк. Элек олылар ешрак килсә, хәзер яшьләр дә бу алымга мөрәҗәгать итә.

-    Сөлекне кайдан аласыз, кулланылганын нишләтәсез? Бер тапкырдан соң аны кире файдаланырга ярыймы? 
-    Сөлекне мин биофабрикадан алам, алар сертификацияләнгән һәм бер тапкыр куллануга гына исәпләнгән. Куйган сөлекне мин пациентларга калдырам. Аларга аны ни рәвешле утильләштерергә кирәклеген аңлатам. Әмма сөлек бер тапкыр куелуга исәпләнгән булса да, искәрмә бар. Шул ук бер кешегә аны 4-6 айдан кабат салырга мөмкин. Алар бу вакыт эчендә кешедән алган канны эшкәртеп бетерә һәм кабат ач була. Ач булса гына алар кабат кеше тәненә ябыша.

-    Гирудотерапия гинекологиядә дә актив кулланыла. Сөлекне вагиналь кую  нинди нәтиҗәләр бирә? Хатын-кызларны бу куркытмыймы?
-    Әйе, хатын-кызларга вагиналь кую бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Ул профилактика өчен дә яхшы, булган хатын-кыз авыруларыннан да котылырга ярдәм итә. Әлбәттә, бу башта бик куркыныч булып тоела. Әмма куркыр әйбер юк. Бу бер дә авыртмый, куйганда гына берникадәр уңайсыз булырга мөмкин. Процедура бик тиз уза. Инде 20 минуттан сөлек үзе төшә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading