16+

Гриппка каршы эвкалипт кулланыгыз

Гриппка каршы халык чараларын белмәгән кеше юктыр. Әмма бу авыруның якынлашуын кисәтеп торганда аны искә төшерү бер дә комачауламас.

Гриппка каршы эвкалипт кулланыгыз

Гриппка каршы халык чараларын белмәгән кеше юктыр. Әмма бу авыруның якынлашуын кисәтеп торганда аны искә төшерү бер дә комачауламас.

Эвкалипт латин теленнән «яхшы һава» дип тәрҗемә ителә. Әйтүләренчә, эвкалипт агачлары үскән урында суларга да җиңел, ди. Аңардан ясалган препаратлар исә ялкынсыну, йогышсызландыру һәм какырык чыгару үзлегенә ия һәм шуңа да аны салкын тиеп авырган вакытта еш кулланалар.

Грипп көчәйгән вакытта бер аш кашыгы ваклап туралган эвкалипт яфрагына бер стакан салкын су салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алабыз да бер сәгать төнәткәч, сөзеп, тамакны чайкыйбыз.

Өйдә берәрсе салкын тидереп авырып ятканда эвкалиптның эфир маен сатып алып, суга берничә тамчы май тамызып, шуны көненә берничә тапкыр пульверизатор белән өйгә сиптереп чыксагыз да була.

Гриппны булдырмау ниятеннән эвкалипт яфрагына мелисса, кура җиләге яфрагы һәм бал кушып ясалган катнашманы да куллана аласыз. Моның өчен бертигез күләмдә алынган үләннәрне кофемолкада ваклап, шул катнашма күләмендә бал кушып, ике-өч көн җылы урында тотыгыз. Көненә өч мәртәбә ашар алдыннан берәр чәй кашыгы кабул итегез.

Бронхит вакытында 10 гр ваклап туралган эвкалипт яфрагына бер стакан кайнар су агызып, «су мунчасы»нда 5-10 минут кайнатабыз, ике-өч катлы марля аша сөзеп, аз гына суынгач, көненә берничә тапкыр чирек стакан эчәбез. Ангинадан җәфаланучыларга шуның белән тамакларын да чайкатырга була.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading