16+

Грипптан прививканы үтеп барышлый да ясатып була

Озын-озак чиратлар, дару исе, таләпчән табиблар... күп кеше әнә шулардан куркып, хастаханәгә баруны булдыра алганчыга кадәр сузып йөри. Шул ук курку грипп эпидемиясенә каршы вакцина ясатуга да киртә булырга мөмкин. Укол ясату өчен хастаханәгә бару да үзе бер мәшәкать бит. Шуны истә тотып, быел табиблар халыкка якынрак булырга тырышкан. Бүгеннән...

Грипптан прививканы үтеп барышлый да ясатып була

Озын-озак чиратлар, дару исе, таләпчән табиблар... күп кеше әнә шулардан куркып, хастаханәгә баруны булдыра алганчыга кадәр сузып йөри. Шул ук курку грипп эпидемиясенә каршы вакцина ясатуга да киртә булырга мөмкин. Укол ясату өчен хастаханәгә бару да үзе бер мәшәкать бит. Шуны истә тотып, быел табиблар халыкка якынрак булырга тырышкан. Бүгеннән...


15 сентябрь-15 октябрь аралыгында «Җиңү проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Авиатөзелеш» метро станцияләрендә, «Казан» агросәнәгать паркында мобиль прививка ясау бригадалары эшли. Казанлылар прививкаларны метрода көн саен 10.00-17.00 сәгать аралыгында, агросәнәгать комплексында, дүшәмбедән тыш, 8.00- 15.00 сәгатьләрдә ясата ала. Моның өчен үзең белән нибары паспорт һәм полис алырга кирәк.

Тавык аксымына аллергия булган, алдагы вакциналарны авыр кичергән кешеләргә прививка ясату тыела. Шулай ук авырган вакытта, бизгәк булган яки башка хроник авырулар үзен сиздергән көннәрдә гриппка каршы прививка ясатудан тыелып торырга куша табиблар.
Кайбер ата-аналарның балаларына прививка ясатудан баш тартуын истә тотып, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы республиканың баш дәүләт санитария табибы урынбасары Марина Трофимова: «вакцинациядән баш тарту - ата-аналарның наданлыгы», - дип белдерде.

- Бу - мессенджерлардан укылган смслар нәтиҗәсе генә. Бүген без заманча вакциналар кулланабыз. Әлеге вируслар көчсезләндерелгән, алар кеше сәламәтлегенә зыян китерә алмый. Хәзерге вакытта без республикага 766 мең доза вакцина кайтарттык. Олылар һәм балаларга гадәттә «Совигрипп», алты айдан зуррак булган балаларга «Ультрикс» вакциналарын кулланабыз, - диде Марина Трофимова.
Аның сүзләренчә, гриппның 200дән артык төре бар. Авыру пневмония, бронхит, нерв, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә зыян салу, хроник авыруларны көчәйтүе белән куркыныч. Каты авырудан өзлеккән кеше үләргә дә мөмкин.

- грипптан профилактика өчен иң кулай чара - вакцина. Ул 90 процент очракта авыруны булдырмый кала. Авырый башласаң да, прививка гриппны җиңел узарга ярдәм итә, - ди Марина Трофимова.
Соңгы вакытта Кытай белән Төркиядән килгән энтеровирус инфекциясе дә халыкны куркуга салды. Бу ике авыру - бер-берсенә охшаш вируслар, алар эчәклек аша күчә. Төркиянеке күбесенчә балаларга иярсә, Кытай вирусы менингит авыруы китереп чыгара. Соңгысының беренчел билгеләре төрле - бизгәк тоту, тәнгә тимгелләр чыгу, ангина. Нәтиҗәдә кеше менингит белән авырып үләргә мөмкин.
Марина Трофимова сүзләренчә, Кытайдан килгән ECHO30 вирусы әлегә республикада күзәтелми. Бу күбрәк Россиянең Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен куркыныч. Ә менә Төркия вирусын ияртүчеләр бар. Бу елның җиде аенда гына Татарстанда Коксаки вирусының 119 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 90 проценты - алты яшькә кадәр булган балалар.
- Бу вирусларны йоктырмас өчен, иң беренче чиратта шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, - ди белгеч.

Вирус инфекциясе көчәйгән чорда аэропорт хезмәткәрләренә дә эш күбәя. Йогышлы авырулар күчәргә мөмкин булган илләрдән кайткан кешеләрнең тән температурасын махсус җайланма белән үлчиләр. Бу үзенә күрә градусник, ләкин тән температурасын кешегә кагылмыйча да әйтеп бирә ала. Гадәттә аны самотетта ук яки чик тикшерүе контролен узганда кулланалар. Температурасы югары булган кешене шунда ук аэропорттагы медицина пунктына илтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading