16+

Ике ай реанимациядә яткан кыз савыгып чыга

Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә ике ай реанимациядә яткан кызны коткарганнар.

Ике ай реанимациядә яткан кыз савыгып чыга

Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә ике ай реанимациядә яткан кызны коткарганнар.

Республика клиникасы табиблары моны чын могҗиза дип атый.

Республика балалар клиник хастаханәсендәге реанимациядә 67 көн бик авыр хәлдә яткан кызчык чирне җиңә алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч ел элек бик авыр хәлдәге кызчыкны инфекция хастаханәсеннән ДРКБга күчерәләр һәм аны тиз арада вирус инфекциясе билгеләре белән реанимация бүлегенә озаталар. Авыруның хәле ике яклы пневмоторакс һәм пневмомедиастинум аркасында тагын да катлаулана.

Эмилия үпкәләргә ясалма вентиляция ясау җайланмасына тоташтырыла, ә компьютер томографиясе нәтиҗәләре исә ике үпкәләре белән дә проблемалары булуын күрсәтә.
Табиблар тәүлек буе аның халәтен тотрыкландыру өчен көч куя.

Кызга экстракорпораль мембрана оксигенациясе - ЭКМО ясау, ягьни канны "ачык" ысул ярдәмендә кислород белән туендыру зарурлыгы килеп туа. 
"Ул вакытта клиникада нәкъ менә үпкәгә ЭКМО үткәрү тәҗрибәсе юк иде, шуңа күрә һава агымын көйләргә, кислород белән канны тәэмин итү өлкәсендә табибларның бар белгән белемнәрен эшкә җигәргә туры килде, аерым алганда Эмилия тормышы өчен Игорь Закиров бик күп көч куйды", - дип сөйли клиника хирургы Михаил Поспелов.

Бу өлкәдә эш итү, дәвалау тәҗрибәсе булган башка клиникаларга кечкенә пациентны күчерү мөмкин булмый, чөнки кызның хәле әлеге очракта тагын да авырлашыр иде. Шуңа бәйле рәвештә табиблар башка үзәкләрдә эшләүче хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, онлайн-консультацияләр уздыра.

Табиблар куйган бар тырышлыкка карамастан, баланың хәле начарланган, организмның соңгы көче дә йөрәк тибеше өчен  сарыф ителгән.

"Әлбәттә, без кызчыкның әти-әнисе белән даими элемтәдә тордык. Алар безгә ышанды. Кызның яшәргә теләге бик көчле иде, күрәсең, ул чын көрәшче. Һәм бәхет тә аңа елмайды", - дип искә төшерә Михаил Сергеевич.

Медиклар чын могҗиза белән очраша - баланың тәне алсуланып китә. Бар күрсәткечләр дә кызчыкның хәле тотрыклануын күрсәтә. Ике көннән соң Эмилия мөстәкыйль рәвештә сулыш ала башлый, аны реанимациядән гади бүлеккә күчерәләр, анда сабый 67 көн дәвалана.
Бер атнадан соң кызны өенә кайтарып җибәрәләр. Хәзер Эмилия тулы канлы тормыш белән яши, табиблар аның әти-әнисе белән даими элемтәдә тора. Быел Эмилия беренче сыйныфны тәмамлый. Аңа уңышлар телик. 

Фото: http://pixabay.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading