16+

Илсур Шәймәрданов: «Теләсә кем паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин»

Октябрь башында паллиатив ярдәм күрсәтү һәм хоспислар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Республика онкология диспансерының дәвалау буенча урынбасары Илсур Шәймәрданов белән очрашып сөйләштек.

Илсур Шәймәрданов: «Теләсә кем паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин»

Октябрь башында паллиатив ярдәм күрсәтү һәм хоспислар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Республика онкология диспансерының дәвалау буенча урынбасары Илсур Шәймәрданов белән очрашып сөйләштек.

- Илсур әфәнде, элек паллиатив ярдәм турында халык ишетеп тә белми иде. Бүген ул хакта яман шеш белән авыручылардан кала башка кешеләр хәбәрдармы?
- Паллиатив ярдәм башта энтузиастлар тарафыннан гына күрсәтелә иде. 2011 елдан ул беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү белән бергә канунлаштырылды. Бүген аңа мохтаҗ һәр кеше паллиатив ярдәмне медицина учреждениеләрендә түләүсез алыр­га тиеш. Бу канун чыкканчы ук 1993 елда элекке шәһәр онкология диспансерында беренче паллиатив ярдәм бүлеге ачылган иде. Ул яман шеш белән авыручыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге дип аталды. Башта анда өч бригада эшләде. Шәһәр һәм республика онкология диспансерлары кушылганнан соң, 2013 елдан бүлек киңәйтелде. (Паллиатив ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Нуретдин Шәйхетдинов бу өлкәдә 22 ел эшли). Диспансерда җиде ярдәм күрсәтү бригадасы эшли. Алар яман шеш белән авыручыларга өйдә паллиатив һәм ашыгыч ярдәм күрсәтә, якыннарына аларны ничек карарга өйрәтә. Соңгы стадиягә җиткән авыруларга психологлар да ярдәм күрсәтә.

- Андый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күпме? Аларның барысы да ул ярдәмне аламы? Паллиатив ярдәм бүлекләрен башка төбәкләрдә дә ачарга мөмкиндер бит. Алар булмаган урыннарда ярдәм күрсәтү кемнәргә йөкләнгән?
- Әлегә ул ярдәмне барлык мохтаҗ кешеләр дә ала, дип әйтә алмыйм. Республикада яман шеш белән авыручы 23 мең кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Ул ярдәмне 6 меңнән артыгы гына ала. Калганнарына участок табиблары ярдәм күрсәтә. Авылларда ул эш фельдшерлык-акушерлык пунктларына йөкләнгән. Паллиатив ярдәмгә йөрәк өянәгеннән соң авыручылар, нәселдән килә торган авырулардан интегүчеләр дә, ВИЧ-инфекция­леләр дә мохтаҗ. Бүгенге көндә туберкулез диспансерында андыйлар өчен 50 урын булса, психик хастаханәдә 100 кешегә паллиатив ярдәм күрсәтелә. Республика клиник диспансерында 100 кеше паллиатив ярдәм ала. Авыруларга вакытында авыртуны баса торган дарулар бирелә. Шулай ук яңа операция алымнары да кулланыла. Әйтик, 72 сәгатькә авыртуны басарга сәләтле пластырьлар бар. Чөнки кешенең авыртуы түзмәслек хәлдә икән, аның яшисе килми башлый. 2015 елда Әлмәт шәһәрендә республика онкология клиник хастаханәсенең филиалы ачылды. Анда да паллиатив ярдәм бүлеге эшли башлады. Бүгенге көндә республика районнарында да шундый бүлекләр ачу турында сүз алып барыла. Шул исәптән Чаллы шәһәрендә дә.

- Сез эшли торган бина танымаслык булып төзекләндерелгән. Авыруларны дәвалау өчен медицина җиһазлары да кирәк бит әле...
- Президент Рөс­тәм Миңнеханов ярдәме белән, авырулар Кремль астындагы бинадан заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган диспансерга күчте. Биредә рентген - хирургия бүлеге ачылды. Алар паллиатив ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара. Табиблар авыру кешегә зур операция ясамыйча, яңа ысуллар белән паллиатив ярдәм күрсәтәләр. Югары технологияле җиһазлар ярдәмендә операция ясамыйча канны туктату, үт, бәвел юлларының эшчәнлеген яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде. Безнең стационарда бер ел эчендә меңнән артык кеше паллиатив ярдәм ала. Шактый авыруга югары технология кулланып, кыйммәтле операция ясала. Бүгенге көндә бавырда булган метастазаларны химия препаратларын бавырның үзенә кертеп дәвалый башладылар. Хәзерге вакытта бу бүлектә дәваланырга мохтаҗ булган авырулар күп. Кайбер белгечләр бүген паллиатив ярдәмне авыртуны басу дип кенә күз алдына китерәләр. Мин, онколог буларак, мондый караш белән килешмим, чөнки дәвалау комплекслы булырга тиеш, дип уйлыйм.

- Паллиатив ярдәмне шулай ук хоспислар да күрсәтә түгелме?
- Хоспис ул авыруларга соңгы көннәрендә мөмкин булган медицина ярдәме күрсәтү йорты. Әмма ул паллиатив ярдәмне тулысынча алыштыра алмый. Без Казанда ачылган 1нче балалар хосписы белән аңлашып эшлибез. Авырулар бездән - аларга, алардан безгә күчәргә мөмкиннәр.
Паллиатив ярдәмнең булуы ул җәмгыятьнең алга китүен күрсәтә. Без һәрбер эшебез турында квартал саен югары оешмаларга хисап тотабыз. Паллиатив ярдәм күрсәтү көне уңаеннан без руханилар белән очрашырга уйлыйбыз. Дин әһелләренә дә авыруларны ничек карарга кирәклеге турында лекция­ләр укыр­га телибез.
Күптән түгел шәһәр хакимияте, авыруларга булышу йөзеннән, акция үткәрде. Ярминкәләр, концертлар оештырылды. Мондый ярдәмне киләчәктә дә оештырырга кирәк. Иң мөһиме: шундый ярдәм барлыгын һәр кешегә җиткерәсе иде. Без паллиатив бүлектә мохтаҗлар өчен «кайнар линия» телефоны (272-72-82) ачтык. Кемгәдер ярдәм, киңәш кирәк булганда, шунда шалтыратып консультация алалар. Ул шалтыратуларны без җавапсыз калдырмаска тырышабыз. Тормышта теләсә кем паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булыр­га мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading