16+

Иммунитетны ныгыту өчен нишләргә?

Иң элек иммунитетны төшерә торган сәбәпләрне ачыклап китик.

Иммунитетны ныгыту өчен нишләргә?

Иң элек иммунитетны төшерә торган сәбәпләрне ачыклап китик.

Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару, моңа, әлбәттә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануны кертәбез, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохит, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган йогышлы авырулар кичерү - болар барысы да безнең организмыбызга тәэсир итми калмый. Нәтиҗәдә иммунитетыбыз какшый.

Хәзерге вакытта организмыбызның аның белән дусмы-түгелме, ягъни иммунитетыбыз ныкмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен исә үзебезнең халәтебезне күздән кичереп чыгу да җитә.

Иммунитет какшау нәтиҗәсендә: - еш кына салкын тия (елына 4-6 тапкыр), иренгә герпес чыга; - хроник авырулар кабатланып тора; - хәлсезлек, арыганлык, сүлпәнлек сизелә (атна башында ук ял көннәрен көтә башлау, бер ай ял иткәннән соң, отпуск булмаган да кебек тоелу); - буыннар авырта; - аллергия авырулары һ.б. Әгәр дә сездә боларның күбесе күзәтелеп, иммунитетыгызга «зәгыйфьләнгән» дигән диагноз куясыз икән, аны кичекмәстән ныгытырга кирәк. Ә моның исә төрле юллары бар. Гадәти чаралардан: - интерферон төркемнәре препаратларын (аның синтетик һәм кеше каныннан ясалганнары бар); - дару препаратларын; - витаминнарны (аның да синтетик һәм табигый төрләре бар, әмма синтетик витаминнар начар үзләштерелә - моны хәтта җитештерүчеләр дә яшерми); - халык чараларын (бал, суган, үләннәр һ.б.) атап китәргә була. 

Даруханәләрдә иммунитетны күтәрергә ярдәм итә торган препаратларның күптөрлесе сатыла. Әмма аларны табиб киңәше белән генә кабул итегез, чөнки иммуномодулятор, дөрес кулланмаган очракта, файда урынына зыян гына китерергә мөмкин. Гриппка һәм гепатитка каршы прививкаларның да файдасы юк түгел.

Иммунитетны ныгыту өчен:

1. Бүлмәләрне көненә бер тапкыр булса да җилләтегез. Беренчедән, кислород баш мие эшчәнлеге, йөрәк һәм кан тамырлары, нерв һәм иммун системасы өчен кирәк булса, икенчедән, бүлмәгездәге зарарлы вирус һәм бактерияләрне куып таратачаксыз.

2. Күбрәк хәрәкәтләнегез. Бассейнга, спорт клубларына йөрегез. Мөмкинчелек булмаса, һәр иртә физик күнегүләр ясагыз.

3. Саф һавада күбрәк йөрегез. Көненә 20-30 минут җәяүләп йөрү канны кислород белән баета, эмоциональ киеренкелекне бетерә, нерв системасын яхшырта, шул рәвешле авыруга каршы торучанлыкны арттыра.

4. Вируска каршы препаратлар кабул итегез. Эпидемия вакытында мондый препаратлар ОРВИ һәм грипп белән авыру куркынычын 7-9 тапкырга киметә.

5. Йокыгыз туйганчы йоклагыз. Йокы туймау бигрәк тә балаларның иммунитетын какшата.

6. Ешрак елмаегыз. Психологлар фикеренчә, тормышка оптимизм белән караган кешеләр азрак авырый.

7. Дару үләннәрен кулланыгыз. Эхинацея иммун системасы эшчәнлеген яхшыртучы менә дигән чара. Төнәтмәне ай дәвамында көненә 2-3 тапкыр ашар алдыннан 1-2 бал кашыгы эчегез.

8. Контраст душ керегез. Ул кан әйләнешен яхшырта, әмма йөрәк авыруыннан һәм югары кан басымыннан җәфаланучыларга ул тыела.

9. Җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз. Аеруча лимон, фасоль, гөлҗимеш, кәбестә, кара карлыган, суган, алма һәм кара җимеш файдалы.

10. Мунча керегез. Ул организмнан агулы матдәләрне чыгара, кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading