16+

"Вакцинаны ясату-ясатмау – ул һәркемнең үз эше"

«Коронавируска каршы прививкалар турында йөз дә бер миф”. Татарстанның Иҗтимагый палатасында әлеге темага уздырылган түгәрәк өстәлгә инфекционистлар, “кызыл зона”да эшләүче табиблар, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар, генетиклар һәм Татарстанда яшәүче гади халык килгән иде.

"Вакцинаны ясату-ясатмау – ул һәркемнең үз эше"

«Коронавируска каршы прививкалар турында йөз дә бер миф”. Татарстанның Иҗтимагый палатасында әлеге темага уздырылган түгәрәк өстәлгә инфекционистлар, “кызыл зона”да эшләүче табиблар, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар, генетиклар һәм Татарстанда яшәүче гади халык килгән иде.

Пандемия шартларында күпләп җыелып булмау сәбәпле, чараны зум платформасында онлайн карау мөмкинлеге дә булды. 

Түгәрәк өстәлне алып баручы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковка сүз биргән генә иде, ишекне каты итеп шакый башладылар, тавышлар ишетелде. Үзләрен бәйсез табиблар оешмасыннан, дип игълан иткән “кунаклар” “безне кертергә теләмиләр” дип тавыш куптара башладылар. Соңрак бу 4-5 кешенең вакцинациягә каршы икәнлеге ачыкланды. Кызганыч, үзләренең хаклы булуларын раслый алмадылар. Алар фикеренчә, пандемия дә юк бездә, битлекләр киеп йөрү дә кирәк түгел. Санкт-Петербургтан килгән кунак-табиб Валерия Орлова: “Мин дә авырдым ул коронавирус белән. Өч көн йөткердем, имбир белән генә дәваландым,”– диде.

Татарстан белгечләре исә аларның шикләрен таратырга теләсәләр дә, һәр фикерне фәнни хезмәтләргә таянып аңлатырга тырышсалар да, “кунак”ларның үз туксаннары туксан. “Вакцинаның 2-3 елдан соң нинди нәтиҗәләргә китерүен беләсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр белгечләргә. Коронавирус – галимнәр, табиблар өчен дә яңа авыру. Вакцинаның бер зыяны да юк дип 100 процент өздереп әйтеп тә булмыйдыр бәлки, әмма, ул бүген авырудан котылуның бердәнбер юлы. Аннары ике-өч елдан нәрсә буласын бер Аллаһ белсен? Ә менә коронавирусның мәкерле авыру икәнен якыннарыбыз, танышларыбыз мисалында күрдек. Кемдер үзе кичерде. Бер ел дигәндә аны дәвалау буенча унынчы тәкъдимнәр җыентыгы басылып чыккан. Бер генә авыру вакытында да мондый хәл күзәтелмәгән. Дәвалау барышында гел ниндидер яңа үзенчәлекләр ачыла, баксаң, бу үпкә генә түгел, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасына, бөерләргә зыян салырга мөмкин булган чир икән. 

Профессор Владимир Менделевич коронавируска каршы прививка ясаткан. «Спутник V» вакцинасын тикшерүләрнең өченче фазасы узганын көтәргә булдым башта. Әмма, авырып китү куркынычы зуррак икәнне аңлап, вакцинаны хәзер ясаттым. Чөнки вакцинадан килгән зыян белән чагыштырганда, коронавирус йоктыру куркынычы зуррак. Вакцинаны ясату ясатмау – ул һәркемнең үз эше”, – диде Владимир Менделевич. 

Түгәрәк өстәл артык җанлы узды. Кунаклар белгечләрнең чыгышларын гел бүлдереп, үз фикерләрен әйтергә ашыктылар. Республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева исә кеше сәламәтлеге турында сүз барганда саграк булырга, кычкырып нәтиҗәгә ирешеп булмавын ассызыклады. 
– Табибларга аңлатмалар биргәндә, сөйләгәндә бик игътибарлы, сак булырга киңәш итәр идем, сезгә кешеләр ышана бит. Әгәр сезнең көчегез ярдәмендә кеше исән калган икән, бу яхшы эш нәтиҗәсе. Яңа вирус белән чагыштырмача күптән түгел очраштык, әлбәттә, уртак фикергә килү авыррак. Никадәр кеше, шуның кадәр фикер – аңлашыла. Иртәме, соңмы барысы да үз урынына кайтыр. Безнең барыбызның да максаты – халыкның сәламәтлеген саклау. Әгәр кеше вакцина сайлаган икән, без аңа комачаулый алмыйбыз, – диде Ләйлә Фазлеева. “Кунак”ларның сорауларына, мөрәҗәгатьләренә ул якын арада язмача җавап бирергә вәгъдә итте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading