16+

Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсация?

Кыйммәтле дәвалану кирәк була калса, бу акчаларны үз кесәңнән чыгарып салырга туры киләчәк.

Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсация?

Кыйммәтле дәвалану кирәк була калса, бу акчаларны үз кесәңнән чыгарып салырга туры киләчәк.

Татарстанда тиешле дарулар урынына акчалата компенсациягә  өстенлек бирүчеләр саны кими бара. Соңгы дистә ел эчендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан инвалидлар, сугышта катнашучылар һәм хәрби ветераннар (федераль ташламаларга шушы категориядәге затлар ия) саны 73 проценттан 60,1 процентка кадәр кимегән. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, үз сәламәтлеген өстен куючылар арту сөендерә, әмма дарулардан баш тартучылар исәбе нульгә якынлашырга тиеш. 

-    Кыйммәтле дарулар кешегә билгеле бер чорда кирәк булмаса да, аның чире теләсә-кайсы вакытта кискенләшеп китәргә яки яңа төр авыру табылырга мөмкин. Менә бу очракта акчалата компенсацияне сайлаучы үзе дә, аның туганнары да гаять кыен хәлгә калачак. Чөнки кесәләренә даруларга дип аена 1200 сум тирәсе акча керә, ә кирәкле препаратларның бәясе дистәләгән, йөзләгән мең, хәтта берничә миллион да тәшкил итәргә мөмкин, - дип аңлата Фәридә Яркәева.

Табиблар гади мисал китерә. Ел да кеше машинасын юл һәлакәтләренә эләгү куркынычларына каршы иминиятләштерә. Әгәр дә юлда ул-бу хәлләр булмый икән, берәү дә “Акчам әрәмгә китте инде, нигә бер бәрелеш тә булмады икән?” дип көрсенми. 

Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлап, авыруы тынып торган һәм даруларга ихтыяҗы әлегә булмаганнар исә тизрәк соцпакеттан баш тартырга ашыга. Әмма инвалидлык юкка гына бирелми, иртәгесен берәү дә фаразлый алмый. Кыйммәтле дәвалану кирәк була калса, инде бу акчаларны үз кесәңнән чыгарып салырга туры киләчәк. Ай саен кереп барган 1200 сум исә бернигә дә җитмәскә мөмкин. Ә дару алу хокукын тиз генә кайтарып булмый, карарны бер елдан гына үзгәртергә мөмкин. 

Даруларга ихтыяҗ тумаса исә, бигрәк тә яхшы, үзеңә кирәк булмаган акчалар башка кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә тора. Авырып китә калсаң – күңелең тыныч. Ташламаны никадәр күбрәк кеше натураль сыйфатта сайласа, программа да шулкадәр тотрыклырак.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының медицина технологияләре нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Нагуманов сүзләренчә, дөрес түгел карарны еш кына хәтта онкология белән авыручылар да кабул итә. Онкологик авырулар белән исәптә торган 122 мең кешенең 55 меңенә социаль хезмәтләр җыелмасы каралган, әмма 37 проценты даруларны акчага алмаштырган. Ремиссиядәге чир яңадан “уянса” табиблар һәм бу кешенең якыннары авыруны нәрсә белән дәваларга дип баш вата. Акчалата компенсация исә бер генә мондый препарат бәясен капламый.

Шикәр чире белән авыручылар өчен дә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту шулай ук кесәгә сугучы фактор булуы ихтимал. Республикада бу диагноз куелган 140 меңнән артык пациент исәпләнә, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эндокринологы Луиза Бариева. Шуларның 94 проценты II төрдәге чир, ягъни тумыштан килмәгән, инсулинга бәйле булмаган төркеме. Әмма бик тиз арада дарулар белән дәваланудан инсулинга күчеш таләп ителүе бар.

-    Шикәр авыруы – бик мәкерле. Ул үзен озак вакыт сиздермәскә мөмкин. Бер ачыкланган чиргә ике ачыкланмаганы туры килә дип исәпләнә. Шуңа күрә ниндидер башка чир буенча инвалидлыгы булганнарда шикәр чире дә табылса, аңа, һичшиксез, дарулар билгеләнәчәк. Аны диета белән генә дәвалап булмый. Шулай ук дарулардан инсулинга күчәргә кирәк булуы ихтималы да бар. Менә бу очракта кайберәүләр инсулинга күчәргә ризалашмый. Сәбәбен исә “Мин соцпакеттан баш тарттым, инсулинны үзем сатып ала алмаячакмын”, - дип аңлата. Әмма без аңа гомерен саклап каласы килсә, инсулинсыз булмый, дип аңлатабыз, - дип сөйләде Луиза Бариева.

Ай саен табиб янына рецепт алырга килүне исә, ниндидер кыенлык түгел, ә белгечкә даими күренеп тору мөмкинлеге дип кабул итәргә кирәк, ди белгечләр. 
Социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә акчага өстенлек бирергәме икәнен бу хокукка ия гражданнар 1 октябрьгә кадәр хәл итә ала. Әгәр дә алдагы елда кабул ителгән карар үзгәрмәсә, яңа гариза язу таләп ителми. Ә инде элек акча сайлаганнарга киредән соцпакетка күчү өчен Социаль фондка яки күп функцияле үзәккә барып, йә инде Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз фикерен белдерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading