Беркөнне редакциягә шатлыгын эченә сыйдыра алмый күптәнге танышым килеп керде. Үзенең «табадан гына төшкән» китабын бүләк итәргә килгән икән. Кайчандыр безнең газетада беренче хикәясе дөнья күргән китап авторы, Казан дәүләт медицина университетының хирургия кафедрасы доценты, кардиохирург Илшат Билалов белән иҗат турында сөйләштек.
- Илшат әфәнде, әдәби әсәр язарга нәрсә этәрде? Күргән-белгәннәрне көндәлеккә язып бардыгызмы әллә?
- Юк, көндәлек язганым юк. Кайвакыт күңел тулып киткән чакларда язарга утырам. Иң беренче хикәямне әни безнең арадан киткәч яздым. Әнинең язмышы турында иде ул.
- Сез Казанда рус мәктәбен тәмамлаган, тик иҗатыгызда бу сизелми. Сурәтләү чараларын, авыл әбиләренең сөйләмнәрен ничек шулай оста куллана алдыгыз? Медицина терминнарын да татарча биргәнсез. «Мәдинә тавы» китабы аерым кешеләр язмышы сыман кабул ителә.
- Мәктәптә татар телен бик аз укыдым. Мин үскәндә әби безнең янда яшәде. Аңа телевизор каршында еш кына «тәрҗемәче» булып утырырга туры килде. Аннан соң мин кайда гына булсам да, әбиләрнең сөйләшүләренә игътибар итәм. Алар матур-матур гыйбарәләр кушып сөйләшә бит.
Китапта күбесе җыелма образлар. Тик һәр вакыйга үземнең, танышларымның башыннан үткән хәлләргә таянып язылды. Укыгач: «Минем турыда язгансың», - диючеләр дә булды.
- Бер хикәягездә күрәзәче яшь анага: «Балаңны табибка алып барма», - ди. Ана белән бала операциягә ризалаша, әмма хирург баланы коткара алмый. Табибның көчсезлеген күрсәтергә ничек батырчылык иттегез?
- Бу хәл үзем белән булды. Хәзерге чагым булса, мин ул операциягә тотынмаган булыр идем, чөнки аның тумыштан килгән авыруы күп иде. Ул баланың әнисенә дә аңлаттым, тик барыбер ризалашты. Аннан соң тәкъдир дигән нәрсә дә бар бит әле. Мин аңа бик ышанам. Йөрәккә операция ясаганда: «Бу авырудан кеше чыкмас инде», - дип уйлыйсың, ул терелеп китә. Бервакыт бер ир кешенең йөрәк клапанын алыштырганда, хезмәттәшләрем: «Ничек кенә тырышсагыз да, бу кеше барыбер үләчәк», - диделәр. Икенче көнне эшкә килеп аның исән икәнлеген күрү минем өчен нинди шатлык булганын белсәгез. Ул ялгызы гына ике кызын тәрбияли иде. Бәлки шулар хакына исән калгандыр.
- Әсәрдә авылга эшкә кайткан Гөлшат исемле яшь табиб төнге буранда атка атланып үзләреннән шактый ерак булган районга бала таптырырга бара. Бүген яшьләр арасында андый табиб табылыр идеме икән?
- Анысы әниемнең авылда эшләгән чагында үзе белән булган хәл. Яшь кенә булуына карамастан, бик каты буранда толыпка төренеп ат өстендә чыгып китүенә авыл кешеләре дә гаҗәпләнә. Үз эшен яратып эшләгән кеше генә андый адымга бара. Әни соңыннан Казанда 6 нчы хастаханәдә невропатолог булып эшләде. Бүген яшьләр арасында әти-әнисе кушуы буенча гына табиб һөнәрен сайлаучылар бар. Аннары, ул эшнең авыр икәнлеген белгәч, һөнәрләрен алыштыралар.
- Кемнән нинди табиб чыгачагы укытканда сизеләме?
- Мин студентларга үзебезнең остазларыбызның сүзләрен кабатларга яратам. Яхшы укучыдан яхшы табиб, начар укучыдан баш табиб чыга, диләр иде алар безгә. Билгеле, белемсез студенттан яхшы табиб чыкмый инде.
- Үзегез медицинага ничек тартылдыгыз?
- Балачактан әнинең хезмәтен күреп үстем. Шуңа күрә әлеге һөнәрне сайладым. Яшьтән үк сәнгатькә дә гашыйк идем. Студент елларында Әлфинур Хисами белән Зәйтүн Яркәев җитәкләгән театр түгәрәгенә йөрдем. «Габсаттар картның Кырымга сәяхәте» дигән спектакль куйган идек ул чакта. Хәзер дә сәнгатьне яратам.
- Заманында табиб булган язучы Шәриф Хөсәенов әсәрләре бүген дә актуаль, гыйбрәтле. Берәр пьеса язып карау уе да юкмы?
- Минем башымда бер языласы нәрсә йөри. Әгәр илһам килсә, драма әсәре дә килеп чыгар. Вакытны гына җиткереп булмый.
- Үзегез, гаиләгез башка табибларга барып тикшеренәсезме?
- Юк, мин табибларга барырга яратмыйм. Үземә үзем диагноз куям. Хатыным Резидә - кардиолог. Кечерәк чагында үз балаларымның сукыр эчәкләренә дә үзем операция ясадым.
- Балаларыгыз нинди юлны сайлады?
- Кызыбыз Гөлшат медицина институтына укырга керде. Улыбыз Салават фәнни тикшеренү технология университетын тәмамлап, инженер булып эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар