16+

Казан Кремле: "Дарулар кайтарту мәсьәләләре җайга салыначак!"

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә халыкны медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү мәсьәләләренә аңлатмалар бирде. Кешеләр: “Авырып китсәм, дару булмас”, - дип куркып, дарулар туплый. Мондый ябырылу, әлбәттә инде, билгеле бер даруларның сатуда бетүенә сәбәпче булды, - дип, кирәксә-кирәкмәсә дә күпләп дару җыймаска чакырды Лилия Галимова.

Казан Кремле: "Дарулар кайтарту мәсьәләләре җайга салыначак!"

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә халыкны медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү мәсьәләләренә аңлатмалар бирде. Кешеләр: “Авырып китсәм, дару булмас”, - дип куркып, дарулар туплый. Мондый ябырылу, әлбәттә инде, билгеле бер даруларның сатуда бетүенә сәбәпче булды, - дип, кирәксә-кирәкмәсә дә күпләп дару җыймаска чакырды Лилия Галимова.

Казанның Сәетгалиев урамындагы 6 нчы бинада 27 ноябрьдә даруларны һәм медицина кирәк-яракларын тарату буенча электрон хаб ачу планлаштырылган.

- Электрон даруханә исемлегендә 18 мең төрдәге дарулар һәм медицина кирәк-яраклары булдырыла. Бу офис даруларны гадәти даруханә кебек сату белән шөгыльләнми, ә складлардагы даруларны электрон заказ буенча җибәрә. Шулай ук биредән “социаль дарулар”да таратылмый. Казанда – төп офис, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә филиаллар ачыла. Курьер хезмәте даруны Казанда – 1 сәгатьтә, республика буенча 1 тәүлек эчендә китереп җиткерәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе Сәетгалиев урамындагы электрон хабны карады, эшчәнлекне тизрәк башлап җибәрергә кушты, - диде Лилия Галимова.
“ЕАПТЕКА. RU” эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат 27 ноябрь тирәләрендә хәбәр ителәчәк.

Әҗәлгә дару эстәмә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә кушкан. 

- Кызганыч ки, даруханәләрдә “ажиотаж” ягъни даруларны күпләп сатып алу шаукымы күзәтелә. Кешеләр: “Авырып китсәм, дару булмас”, - дип куркып, дарулар туплый. Мондый ябырылу, әлбәттә инде, билгеле бер даруларның сатуда бетүенә сәбәпче булды, - дип, кирәксә-кирәкмәсә дә күпләп дару җыймаска чакырды Лилия Галимова.

Президент кушканча, Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре дәүләт һәм шәхси даруханәләр җитәкчеләре белән очрашып, дарулар кайтарту мәсьәләләрен җайга салачак.

- Үзара да һәм Интернетта да “халык медицинасы” җанланды. Хәтерлибез, имбир һәм лимон булыша икән, дигән хәбәрләр йөргән иде. Хәзер керән тамырын мактый башладылар. Бу әйберләрнең витамин сыйфатындагы файдасын кире какмыйбыз, ләкин, имбир, лимон һәм керән – коронавирус даруы түгел, - диде Лилия Галимова.

Үзлектән дәваланырга ярамый. Шулай ук “тегеннән ишеткәнгә” яки “моннан укыганга” нигезләнеп, төрле дарулар эчү дә хәлне тагын да катлауландырачак. Лилия Галимова табиблар авыруның хәленә карата язып биргән даруларны гына кулланырга киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading