16+

Керосин белән юасымы, яки педикулездан ничек котылырга? 

Татарстанның Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, былтыр республикада 1 262 педикулез очрагы теркәлгән. XXI гасыр өчен гаҗәп күренеш, әлбәттә. Тик җәйге яллардан соң, мәктәпләрдә бетләүчеләр аеруча арта икән. Медицина телендә педикулез дип аталган күренеш турында дерматовенеролог Гөлназ ФӘТХЕТДИНОВА белән сөйләштек. 

Керосин белән юасымы, яки педикулездан ничек котылырга? 

Татарстанның Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, былтыр республикада 1 262 педикулез очрагы теркәлгән. XXI гасыр өчен гаҗәп күренеш, әлбәттә. Тик җәйге яллардан соң, мәктәпләрдә бетләүчеләр аеруча арта икән. Медицина телендә педикулез дип аталган күренеш турында дерматовенеролог Гөлназ ФӘТХЕТДИНОВА белән сөйләштек. 

Педикулез киң таралган паразитар авыру булып санала. Авыруны баш, касык бетләре тарата. Бу бөҗәкләр бер кешедән икенчесенә тиз күчә. Алар серкәләрен чәчләргә ябыштыра. Берникадәр вакыттан, серкә тулып тагын бет барлыкка килә. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бер тәүлек ач торсалар, алар үлә. Шулай ук 20 градустан югарырак температурада да үрчүдән туктый. Авыруның билгесе – баш кычыта, чәч төбендә кавыкка охшаган аксыл серкәләр күренә. Кавыктан аермалы буларак, алар коелмый, чәчкә нык ябышкан була. Бет тешләгән урынны гел кашыганга баш тиресе җәрәхәтләнергә, үлекләргә мөмкин. 

Баксаң, чәчне никадәр чиста тотсаң да, гел юып йөрсәң дә, бетләр авыру кешедән иярергә мөмкин икән. Иң мөһиме - коллективта, сыйныфта, төркемдә бетле кеше барлыгы ачыкланса, аны тиз арада дәваларга кирәк. Бет кешегә күчкән генә чорда аны тиз бетерергә була, ә менә үрчесә, хәл катлаулана. 

- Элек бетләгән кешене керосин белән юа торган булганнар. Хәзер даруханәләрдә бетләүгә каршы нинди генә дарулар, шампуньнәр юк. Аларның файдасы бармы?
- Керосин турында ишеткәнем бар. Ләкин хәзерге заманда аны кулланалар дип уйламыйм. Махсус дарулар, шампуньнәргә килгәндә, алар белән артык мавыгырга киңәш итмәс идем. Еш юсаң, алар аллергия китереп чыгарырга, чәч төзелешен бозарга мөмкиннәр. Иң яхшысы – бетне механик юл белән юк итү. Чәчне вак тешле тарак белән тарарга кирәк. Серкәләр шул рәвешле коела. Тараганчы чәчне 4-5 процентлы аш серкәсе белән чайкарга киңәш ителә. Урын-җир әйберләрен, өс киемнәрен, баш киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә, кием бете таралган очракта фатирны дизенфекцияләү өчен Республиканың гигиена һәм эпидемиология үзәгенең дизенфекция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хезмәт бушлай башкарыла. Педикулез күзәтелгәндә яшәү урыны буенча сырхауханәгә, тире-венерология диспансерына, балалар бакчасы, мәктәп табибына мөрәҗәгать итәргә була. Дезинфекция станциясендә дә ярдәм күрсәтәчәкләр. Ул яллардан кала һәркөнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

- Бетләмәс өчен берәр кисәтү чарасы бармы? 
- Чәчне көн саен тарарга, вакытында кисәргә, көн саен юынырга, урын-җирне ким дигәндә 7-10 көн саен алыштырып торырга тырышыгыз. Һәр гаилә әгъзасының үз шәхси гигиена әйберләре булырга тиеш. Чит кешенең тарагын, киемен, урын-җир әйберләрен кулланмагыз. Башның чисталыгын, шулай ук балаларыгызны даими күзәтеп торыгыз. 

Бетләү турында 5 миф
1. Малайлар бетләми. Дөрес түгел. Ир-атлар да бетли. Бары кыска чәчлеләрдә педикулез сирәгрәк күзәтелә. 
2. Юеш чәчне үреп куйсаң, бетлисең. Юк, чәчне үргәнгә генә бет барлыкка килми.
3. Кайбер шампуньнәр бет китереп чыгара. Юк, шампунь бет китереп чыгармый. Юылган чиста чәчләргә бет авыру кешедән иярергә мөмкин. 
4. Сагынудан бетлисең. Килешә алмыйм, бу расланмаган. 
5. Махсус шампуньнәр ярдәмендә педикулезны кисәтергә була.  Юк, бет ияргәнче дару куллану нәтиҗәсез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading