16+

Кеше сүзен тыңламыйм, вакцина ясатам

Кама Тамагы районында яшәүче Дилбәр апа һәм Дамир абый Фатыйховлар икесе дә коронавируска каршы вакцина ясаткан.

Кеше сүзен тыңламыйм, вакцина ясатам

Кама Тамагы районында яшәүче Дилбәр апа һәм Дамир абый Фатыйховлар икесе дә коронавируска каршы вакцина ясаткан.

– Берәү дә үгетләмәде, үзебез ясатырга булдык. Социаль челтәрләрдә прививка куркыныч дигән хәбәрләр таралган, ләкин мондый имеш-мимешләргә  ышанмыйм, кеше сүзен тыңламыйм.  Иремдә шикәр диабеты, кан басымы еш күтәрелә, үземдә дә хроник авырулар җитәрлек, шуңа да авырудан саклануның иң ышанычлы юлын сайладым. Бу авыруның тиз генә бетәсе юк әле, кайчан авырырмын дип гел куркып торып булмый бит инде, балаларга да авыру ияртәсез, кайтмагыз дип әйтеп булмый, вакцинаның файдасы булыр дип өметләнәбез, – ди Дилбәр апа.

Аларның туганнары арасында коронавирустан өзлегеп, ике кеше вафат булган. Шуңа да бу авыруның ни дәрәҗәдә мәкерле, куркыныч икәнен Фатыйховлар яхшы аңлый.
– Ясатуның бер авырлыгы да юк, башта участок терапевтына барып язылдым, аннары табиб тикшерде дә, укол кадады. Ике көн температура күтәрелергә мөмкин дип кисәтте. Ләкин шөкер, барысы да яхшы. Беренче көн тән авырайган кебек тоелган иде, хәзер зарланмыйм. Икенче этап прививка ясатканны көтәбез. Ул арада сакланырга, салкын тидерергә ярамый, –  ди әңгәмәдәшем.

Дилбәр апа  гриппка каршы   вакцинаны да 9нчы  ел ясата. Элек салкын тигәндә тән температурасы 40градуска кадәр күтәрелеп җәфаланса,  вакцинадан соң шөкер, бөтенләй авырмый, йә җиңелчә генә уздырам, ди.  
Сүз уңаеннан, Татарстанга  «Спутник V” вакцинасының чираттагы 19,3 мең дозасы кайтартылды. Ул коронавирустан вакцина кадатырга теләүчеләр иң күп булган  районнарга беренче чиратта җибәреләчәк. Мартта исә республикага  вакцинаның «ЭпиВакКорона» дигән төре кайтыр дип көтелә.  

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading