Күңел һаман унсигездә калса да, биттә пәйда булган җыерчыклар яшь барганын сиздерә. Ә картаясы бер дә килми бит.
Хәер, элек кеше кырык яшьтә әби-бабай булып күренсә, бүген бу вакытта ул әле чәчәк кенә ата.
Гомерлеккә яшь булып калу сере табылмаса да, вакыт агышын акрынайттык кебек.
Табиб-косметолог Айрат Камалов белән мөмкин кадәр озаграк яшь һәм матур булып калу ысуллары турында сөйләштек.
– Айрат, яшь барган саен йөзебездәге үзгәрешләр күңелне төшерә. Бигрәк тә хатын-кызлар хафалана. Картаю процессларын чигереп буламы?
– Картаю процесслары вакытка гына түгел, яшәү рәвешенә дә бәйле. Әгәр сәламәтлегеңә игътибар итмәсәң, азынып-тузынып йөрсәң, стресс халәтендә яшәсәң, йокыга тиешле вакытны бирмәсәң, начар туклансаң, яхшы тышкы кыяфәт турында онытырга кирәк.
Моннан чыгып, картаю процессларын яшәү рәвешен үзгәртү юлы белән кичектерергә мөмкин дигән нәтиҗә ясарга була. Шул ук вакытта уңышның яртысы үз-үзеңә бәйле булса, яртысы табиб-косметолог кулында. Сыйфатлы нәтиҗәле процедуралар сайлау – аның эше.
– Мөмкин кадәр озаграк яшь булып калу өчен, косметологка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк соң?
– Тышкы кыяфәтегездә ниндидер үзгәрешләр күрә башлагач ук косметологка барырга киңәш итәм. Мондый тискәре процесслар бала тапканнан соң 20 яшьтә үк башланырга мөмкин. Эш яшьтә түгел, ә бит, тән халәтендә. Кыска вакыт эчендә ябыгу, стресс кичерү, бала табу – боларның барысы кеше йөзендә чагылырга мөмкин. Ниндидер үзгәреш сиздегез икән, мин яшь әле дип тормаска, косметологка барырга кирәк.
– Өй шартларында куллана торган косметика ярдәмендә картаю процессларына йогынты ясарга мөмкинме?
– Юк инде, өй шартларында үз-үзеңне ничек кенә карасаң да, яшь барышы белән бәйле үзгәрешләрне туктатып булмый. Масс-маркетта тәкъдим ителә торган кремнар, маскалар алар нәкъ бүген нормаль кыяфәттә булуыңны гына тәэмин итә. Хәер, өлкән яшьтәгеләр өчен яхшы гына нәтиҗәләр бирә торган ретинол кушылмалы косметик чаралар бар анысы.
– Картаюның да төрләре бар дип беләм. Шулар турында сөйләгезче...
– Төрләре 5әү: вак җыерчыклы, алҗыганлык, мускуллы, деформацияле, кушма картаю. Һәр очракта төрле процедуралар таләп ителә.
Әйтик, вак җыерчыклы картаю төрендә мимика белән эшләргә кирәк. Мондый кешеләрнең тиреләре бик юка, шуңа анда җыерчыклар тиз хасил була. Шуңа мезотерапия, биоревитализация һәм коллаген бүленешен стимуллаштыра торган аппаратлы процедуралар ясау мөһим. Кояштан саклый торган кремнар куллану мәҗбүри.
Алҗыганлык картаю төре SMAS-лифтинг, коллагенны стимуллаштыру, профилактика буларак ботулинотерапия, филлерлар куллануны таләп итә.
Мускуллы картаю төрендә бик тирән берничә җыерчык хасил була. Шуңа күрә ботулинотерапия һәм филлерлар – бу очракта төп ярдәмчеләр.
Деформацияле картаю төре – Татарстанда иң таралганы. Биттә артыгы белән май пакетлары күзәтелә, малярлар ачык чагыла, шешенү күзәтелә, икенче ияк, купероз хас. Бу очракта SMAS-лифтинг һәм башка аппаратлар кулланырга кирәк. Тире сыйфатын фотодәвалау ярдәмендә яхшырту һәм филлерларны тулыландыру сорала.
– Хатын-кызлар һәм иртәр картаюы: аерма бармы?
– Ирләр һәм хатын-кызлар картаюы төрле, әмма бу аерма күбрәк визуаль яктан. Көчле затлар соңрак, әмма бик каты картая. Бит формасы үзгәрешләр кичерә. Картаю процесслары исә артык аерылмый. Соңгы вакытта ирләр косметологларга ешрак мөрәҗәгать итә. Хатын-кыз коллегаларым сүзләренчә, пациентларның 10 проценты ир затлар. Миңа үземә ирләр сирәгрәк килә.
– Заманча косметология бүген яшәртү өчен нинди ысуллар тәкъдим итә?
– Бу – инъекцияләр һәм аппаратлар комбинациясе. Моны ассызыклап әйтәм: инъекцияләр яки аппаратлар түгел. Ә икесе дә – бу очракта гына яхшы нәтиҗә булачак. Һәм, әйткәнемчә, тормыш рәвеше.
– Инъекцияләрсез генә яшь калып булмыймы?
– Инъекцияләр – беренчел. Яшь чакта барлыкка килгән үзгәрешләрне алар гына төзәтә ала. Өлкән яшьтә, әйе, аппаратлардан башларга мөмкин. 30 яшькә кадәр стресс, бала табу нәтиҗәсендә кыяфәт начарланса, инъекцияләр кирәк. Минем хатыныма хәзер 23 яшь һәм ул бала көтә. Инде хәзер аның йөзендә моның белән бәйле үзгәрешләр күзәтелә. Бала тапканнан соң мин аңа да инъекцияләр ясаячакмын. Бу база, яшь бару белән аппаратлар өстәлә, чөнки алар тукыма структурасы белән эшли. Ә инъекцияләр бит формасына йогынты ясый.
– Әмма инъекцияләр белән бәйле бик күп куркыныч очраклар билгеле бит...
– Еш кына әллә нинди куркыныч очраклар турында сөйлиләр. Алар чынлыкта да бар. Бу өйдә белер-белмәс инъекцияләр ясаучылардан килә. Әгәр дә сез табибка клиникага барасыз икән, моннан куркырга кирәкми. Белгеч мондый хаталар ясамаячак. Инъекцияләр начар түгел. Бар бәла шунда ки – берәүләр белемсез килеш баерга тели, икенчеләр – акчаны янга калдырам дип эш итә. Бар проблема да шуннан килә.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.
Комментарийлар