16+

«Күкрәк яман шеше ирләрдә дә очрый»

 Кайберәүләр, яман шешнең бу төре хатын-кызларда гына очрый, дип уйлый.

«Күкрәк яман шеше ирләрдә дә очрый»

 Кайберәүләр, яман шешнең бу төре хатын-кызларда гына очрый, дип уйлый.

Икенче очракта исә ир-ат, бу авыру миндә булырга мөмкин түгел, дип йөри һәм нәтиҗәдә, шеш инде организмга таралгач кына дәваланырга керешә, ди табиб-онколог, хирург Ольга Суркова.

«Күкрәк яман шешенең хатын-кызлар авыруы икәненә без күнектек инде. Гаҗәп, әмма мондый проблема ир-атларда да очрый. Дөрес, күпкә сирәгрәк. Бер мең иргә бер очрак кына туры килә», – ди Ольга ханым.

Күкрәк яман шеше 55-65 яшьлек ирләрдә ешрак очрый. Әмма бу чирнең яшьрәк ир- егетләрдә дә булуы мөмкин. «Хатын-кызларның күбесе күкрәк яман шешенә сак карый һәм аны ачыклау юлларын белә, тикшеренеп тора. Ир-атлар бу проблема хакында уйлап та карамый диярлек. Шуңа да ирләрдә аны инде соңгы стадия ләрдә генә ачыклыйлар.Кайчагында шешнең авырта торган булуы хәлне тагын да катлауландыра. Калган очракларда күкрәктәге шешнең билгеләре бөтенләй дә булмаска мөмкин», – дип аңлата табиб.

Ирләрдә күкрәк яман шешен ничек ачыкларга?
Яман шеш авыруы булган очракта, ир-егетләрдә берничә төрле билгеләр була. Мисал өчен, күкрәк очы катыланырга, ярылырга мөмкин. Ими тартылу да яман шешнең беренче билгесе булып санала. (Бу билге ирләрдә, хатын-кызларга караганда, ешрак очрый.) Ими очыннан сыеклык бүленү, күкрәк бизләре кабару, шешү, күкрәк тирәсендә каты матдә барлыкка килү, култык астындагы лимфа төенчекләренең катылануы да күкрәк яман шеше билгеләре санала. Күкрәктән читтә метастазалар (сөяк ләр авырту һәм ютәл булуы ихтимал) билгеләренә дә игътибар итәргә кирәк. 

Күкрәк яман шеше кемгә яный?
Ольга Сурикова билгеләп үткәнчә, чирне китереп чыгара торган берничә фактор бар.
Моңа нәселдәнлек, BRCA2 геннары мутациясе керә. Картаю, эстрогеннар кабул итү, алкогольне артык куллану, артык авырлык, бавыр авырулары да күкрәк шеше китереп чыгаруы ихтимал.

Кляйнфельтер синдромы, ягъни хатын-кызларга хас өстәмә Х хромосомасы булган ир-атларга да һәрдаим тикшеренеп тору сорала. Тәндә һәм биттә төкләрнең сирәклеге, озын буй, озын куллар, күкрәк бизләре зур булуы әлеге синдром билгеләре санала.

«Ирләрдә күкрәк яман шеше диагнозын клиник тикшеренүләрдән соң гына куярга мөмкин. Өстәмә УЗИ, рентген, ими очыннан цитологик тикшеренүләр һәм башка анализлар тапшырганнан соң гына төгәл диагноз куелгач, дәвалау билгелиләр. Пациент үзе дә күкрәк тирәсендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга тиеш. Чөнки ир-атларда күкрәк яман шеше күпкә агрессив характерда. Диагнозны иртәрәк куйган саен, онколог ярдәме дә нәтиҗәлерәк булачак», – ди онколог.

Лилия Локманова

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading