16+

«Күкрәк яман шеше озак еллар әти-әнисенә ачу саклаган кешеләрдә очрый»

Татарстанда һәр 42нче кешедә яман шеш авыруы ачыклана. «Рак» дигән авыр сүз кагылмаган гаилә сирәк, ләкин ничек кенә булмасын, бу диагнозны кабул итү авыр.

«Күкрәк яман шеше озак еллар әти-әнисенә ачу саклаган кешеләрдә очрый»

Татарстанда һәр 42нче кешедә яман шеш авыруы ачыклана. «Рак» дигән авыр сүз кагылмаган гаилә сирәк, ләкин ничек кенә булмасын, бу диагнозны кабул итү авыр.

Авырулар гына түгел, еш кына аларның туганнары да төшенкелеккә бирелә. Ничек ярдәм итәргә? Бу хакта Республика клиника онкология диспансерының клиника психологы Римма Низамова белән сөйләштек. Төп кагыйдә - авыру белән көрәшү, үз-үзеңне барысы да яхшы булачак дип ышандыру.

Диспансерда психологлар хезмәте 2002 елдан бирле эшли. Чит төбәкләр - Удмуртиядән, Ульян, Киров өлкәләреннән дә мөрәҗәгать итәләр. Былтыр 25400 авыруның - 1544е, ягъни 6 проценты белән психологлар шөгыльләнгән. Хастаханәдән савыгып чыкканнар да табиблары белән элемтәләрне өзми.

- Төп максат - пациентның дөньяга карашын үзгәртү, аның үзаңын кире программалау, авыруны кабул итеп, дәваланырга күндерү, үзен яратырга өйрәтү, - ди Римма ханым.

Психолог үз эшендә гадәти булмаган алымнар куллана. Әйтик, авыруларны әкият сөйләү ысулы белән дәвалый. Халык әкияте, аның геройлары аша психолог белән бергә авыру вакыйганы анализлый, үзен төп каһарман урынына куеп карый, нәтиҗәләр ясый, тормышка карашын үзгәртә. Яман шеш белән авыручы кеше, гадәттә, көйсезгә әйләнә, үзенә күбрәк игътибар таләп итә. Шуңа алар белән бик сак эшләргә туры килә. Бу очракта рәсем ясау, әвәләү, ком белән төрле сурәтләр уйлап чыгару терапияләре бик нәтиҗәле икән. Төркемдәге дәресләр барышында авырулар еш кына шигырьләр сөйли, догалар укый.

- Кешегә мондый вакытта һәр нәрсә ярдәм итәргә мөмкин, күпләрнең дингә килүе гаҗәп тә түгел, дин - күңел белән акыл уртаклыгы, тынычлык табарга, өмет белән яшәргә ярдәм итә, - ди Римма Низамова.
Әле күптән түгел генә хастаханәгә дизайнер Наҗия Галимова килеп киткән. Ул хатын-кызларга төрлечә итеп яулык бәйләү серләрен өйрәткән.

Психолог яман шеш белән авыручы кешенең исләрен берничә фазага бүлеп өйрәнә, һәрберсен үзенә аерым ысуллар белән дәвалый.
- Гадәттә, үзендә яман шеш ачыкланган кеше, беренче чиратта, шок кичерә. Ул чирне кире кага, ышанмый. Аннары бу хис ачуга күчә. Табибларга, тирә-юньдәге кешеләргә үпкәли. Өченче фазада кешедә сатулашу башлана. «Мин дәваланырга риза, әмма нәтиҗә кирәк», - дип, табиблардан сизелерлек алга китеш көтә. Химия белән дәваланучы кешеләр укшый башлагач, чәчләре коелганын күргәч, тагын бер шок халәте кичерә. Барысы да вакытлыча дип, пациентны кабат көчле, тәвәккәл булуына ышандырырга туры килә. Чәч ахырдан тагын да куерак, матуррак булып үсә, еллар узгач, урамда үз пациентларымны танымый да китәм хәтта. Дүртенче фаза - депрессиягә бирелү. Кеше үз эченә бикләнә, йокысызлыктан интегә, гел уйлана. Шуннан соң гына яман шеш диагнозын кабул итә.

- Яман шешнең нинди органда булуы да роль уйныйдыр?
- Һичшиксез. Хатын-кызлар өчен күкрәк шеше ачыклануы икеләтә авыр. Дәвалану барышында фигурасы да үзгәрәчәк дигән сүз бит. Шөкер, хәзер бу проблеманы пластик операция ярдәмендә хәл итәргә була.

- Авыруның туганнары белән эшләү үзенчәлекләре нидә?
- Алда санап кителгән фазаларны авыру белән бергә аның туганнары да уза. Алардан сабырлык, ихтыяр көче сорала. Туганнар арасында ситуацияне күңеленә бик якын кабул итеп, үзе дә шул авыру белән яши башлаучылар очрый. Болай ярамый. Бу синең авыру түгел, билгеләрен үзеңнән эзләргә кирәкми. Авыруга кызганып, тиздән арабыздан китәчәк инде бу, бер аягы белән кабердә, дип карарга да кирәкми. Ходай күпме гомер биргән - берәү дә белми. Рак диагнозлы кешеләр арасында озак яшәүчеләр дә шактый. Шул ук вакытта авыруга үз диагнозы турында тулы мәгълүмат бирергә кирәк дип саныйм. Ул авыруы белән тулы көченә көрәшсен өчен кирәк бу.



- Үз үзеңне ышандыру да зур көчкә иядер, рак авыруы килеп чыгуга, кешенең психологик халәте берәр ничек тәэсир итәме икән?
- Үзеңне ышандыру, акылга боерык бирү зур мәгънәгә ия. Сиңа: «Әллә нәрсә кәефсез күренәсең. Авырыйсыңмы әллә?» - дисәләр, чирләп китәргә дә мөмкинсең. Шуңа да, сөйләшкәндә дә уйлап, фикерләрне чамалап әйтергә кирәк. Барлык уйлар чынга ашарга сәләтле. Психологик күзлектән караганда, күкрәк яман шеше озак еллар әти-әнисенә ачу саклаган кешеләрдә, үзен әни буларак танымаган хатын-кызларда ешрак очрый. Маммология «маммо» - әни сүзеннән алынган. Гомумән, җан тынычсызлыгы ракка китерергә мөмкин. Бер пациентым хәзер 60 яшендә. Яшьлегендә әтисенә нык ачулы булган, аралашмаганнар. Әтигә карата хөрмәтсез булдым дигән хис гомере буе тынгылык бирмәгән. Кемгәдер карата үпкә, ачу күңелдә авыр таш кебек ята. Кешеләрне кичерә, гафу сорый белергә кирәк.

Психолог Римма Низамовадан рак авыруын кисәтү өчен психологик киңәшләр
Үзеңдә ачу сакламыйча, тыныч күңел белән яшәргә өйрәнегез. Кичерә, гафу сорый белергә кирәк.
Тирә-юньдә барган вакыйгаларны артык борчылмыйча кабул итәргә тырышыгыз. Әйтик, Украинадагы вакыйгалар кызган вакытта үзе шунда яшәгән кешеләрдәй кайгыручылар булды. Бу - кешене тынгысызлый гына. Шуңа да, телевизион тапшыруларны сайлап, позитив яңалыклар тыңласаң, файдалырак.
Яраткан эш белән шөгыльләнү зур рәхәтлек бирә.
Сезне бәхетле иткән вакыйгаларны, иң рәхәт чакларны ешрак искә төшерегез. Кем өчендер - бу туй, кемгәдер - бала туган көн, ә кайберәүләргә 1 май бәйрәме дә булырга мөмкин.
Үзегезне яратыгыз! Үзеңне аямыйча эшләргә кирәкми.
Кешедә рак авыруы ачыкланган очракта, куркырга кирәкми. Бүген бу дәвалап булмаслык чир түгел. Табиблар сүзен тыңлагыз, психологлар белән сөйләшегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading