16+

Климакс җиңел узсын өчен берничә киңәшне тотарга кирәк...

Хатын-кыз организмындагы үзгәрешнең беренче билгеләрен ачыклау кыен түгел. Климакс – бу хатын-кыз организмының физиологик үзгәреше. Әлеге аралыкта аның җенси системасы, яшенә бәйле рәвештә, үз функциясен үтәүдән туктый.

Климакс җиңел узсын өчен берничә киңәшне тотарга кирәк...

Хатын-кыз организмындагы үзгәрешнең беренче билгеләрен ачыклау кыен түгел. Климакс – бу хатын-кыз организмының физиологик үзгәреше. Әлеге аралыкта аның җенси системасы, яшенә бәйле рәвештә, үз функциясен үтәүдән туктый.

Организм картайган саен күкәй күзәнәкләрнең эшчәнлеге кими. Шуңа бәйле рәвештә, хатын-кыз организмы гормоннар, ягъни эстрогеннар бүлеп чыгарудан туктый. Климакс авыру түгел. Шулай булуга да карамастан, ул хатын-кызның тормыш сыйфатын шактый киметергә мөмкин. 

Климакс билгеләре нинди соң? Кайчан, ничә яшьтә башлана дигән сорауларга төгәл генә җавап биреп булмый. 
Моңа берничә төрле фактор тәэсир итә:
- нәселдәнлек;
- кичергән авырулар;
- хроник патологияләр;
- организмның индивидуаль үзенчәлекләре;
- яшәү рәвеше: туклану, физик активлык һәм башкасы.

Климаксның уртача яше, шартлы рәвештә алганда, 49-51 яшь. Әмма санап үтелгән факторлар нәтиҗәсендә ул иртәрәк тә башланырга мөмкин. Климаксны ачыклауның әллә ни кыенлыгы юк, чөнки аның ачык билгеләре күренә башлый. Болар:
- күремнәрнең күләме, озынлыгы һәм ешлыгы үзгәрү;
- йөрәк тибеше ешаю;
- күп тирләү, бигрәк тә төнлә;
- тән кызышу;
- чиктән тыш кызып китүчәнлек, курку хисе булу, эмоциональ фонның тотрыксыз булуы;
- йокы белән проблемалар булу. Еш кына хатын-кызлар йокысызлык белән интегә.

Климаксның башлануын табибка мөрәҗәгать итеп билгеләргә була. Башта ул сезне борчыган сыйфатларны сораштырып, туплаячак, диагностика ясаячак. Аннан соң анализлар тапшырырга җибәрәчәк – фолликулостимуллаштыручы гормон, лютеинизлаштыручы гормон, прогестерон, эстрадиол һәм башка анализлар бирәсе була. Әлеге күрсәткечләр хатын-кызның ни дәрәҗәдә климакска якын икәнен ачыкларга булышачак. Өстәмә рәвештә УЗИ, сөякләрнең ныклыгын тикшерү, маммография билгеләнергә мөмкин.

Климакс җиңел узсын өчен берничә киңәшне тотарга кирәк.
Беренчедән, организмга бөтен кирәкле витаминнар керергә тиеш. Димәк, баланслы тукланыгыз.
Икенчедән, А, С, Д, Е һәм В төркеменә кергән витаминнар кулланыгыз.
Актив тормыш рәвеше алып барыгыз.
Истә калдыру, хәтерне, игътибарлылыкны яхшырта торган күнегүләр ясагыз.
Организмны фитоэстрогеннар белән баетыгыз. Алар соя, җитен орлыгында күп була.
Әгәр дә климакс яшәү рәвешегезгә, тормыш сыйфатына зур йогынты ясый икән, ул вакытта табибка мөрәҗәгать итәргә икәнен онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сораштырфп, киңәш биреп утырган врачы кайла икән?

    Мөһим

    loading