Авырудан соң тернәкләнү турында медицина фәннәре докторы, Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тернәкләнүе буенча штаттан тыш белгече Резеда Бодрова туры эфирда сөйләде.
Кешенең ни дәрәҗәдә авырганына карап, тернәкләнү ысуллары да аерыла. Кемдер ковидны җиңелчә кичерергә мөмкин, икенче берәүләрнең үпкәсе ялкынсына, мөстәкыйль сулыш ала алмый. Шуңа да төрле кешедә төрле билгеләр күзәтелә. Авыруны авыр кичергән кешеләрне гадәттә, тернәкләнү узар өчен « Нехама» шифаханәсенә юллыйлар. Уртача формада авырып алучылар терелеп 14 көн узгач, теркәлү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итә ала. Аларны амбулатор тернәкләнү курсларына җибәрәләр. «Авыруны уртача кичергән кешеләрдә йокы режимы бозылу, хәлсезлек, тиз ару, хәтер югалу күзәтелә. Бигрәк дә артистлар текстларны ятлый алмаудан зарлана. Иң куркынычы – алар бу халәт өчен борчыла, хәтер кире кайтмас дип курка. Шуңа да курсларда алар белән психологлар да эшли», – ди Резеда Бодрова.
Комментарийлар