16+

Коронавирус белән авыручылар чәч коелудан да зарлана...

COVID-19 авыруы белән яшәргә өйрәнеп киләбез кебек. Белгечләр аның йөрәк һәм кан тамырлары, нерв системасына гына түгел, ә бавыр һәм ашказаны асты бизенә зур зыян салуын искәртә. Ә бит һәм тән тиресе – ул көзге, эчке органнарның халәтен аңларга ярдәм итә.

COVID-19 авыруы белән яшәргә өйрәнеп киләбез кебек. Белгечләр аның йөрәк һәм кан тамырлары, нерв системасына гына түгел, ә бавыр һәм ашказаны асты бизенә зур зыян салуын искәртә. Ә бит һәм тән тиресе – ул көзге, эчке органнарның халәтен аңларга ярдәм итә.

Коронавирус белән авырган кешеләрнең бит һәм тән тиресе картаюга тизрәк бирешә икән. Авыру вакытында югары күтәрелгән температура, тирләү, көчле дарулар эчү – барысы да тиренең үзгәрүенә китерә. Тән тирегездә нинди генә үзгәрешләр сизсәгез дә, беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итегез. Ниндидер дәвалау курслары үтәргә кирәк булуы бар.

«Коронавирус белән авыручылар чәч коелудан да зарлана. Ул авыру белән барлыкка килмим. Гадәттә, 2-3 айдан коела башлый. 3 атнадан 3 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Югары температура, психик-эмоциональ стресс, кислород җитмәү, көчле дарулар эчү – барысы да организмның аяныч рәвештә үзгәрүенә китерә», – ди табиб-дерматовенеролог, косметолог Гөлнар Хәлил кызы Яфясова. Ләкин артык борчылырга кирәкми. Белгеч сүзләренчә, 5-7 ай эчендә чәч акрынлап элекке халәтенә кайта. Өй шартларында төрле тукландыргыч маскалар ясау, витаминнар кабул итү дә ярдәм итә. Сера, цинк, йод, селен, В төркеме витаминнарына, кальций, тимергә бай ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Рационда яшелчә, җиләк-җимешләрне, балык, диңгез ризыкларын арттыру киңәш ителә. Шулай ук битлек тә уңайлы булырга тиеш. Ул төшеп яки битегезне кысып тормасын. Битлекне йомшак, натураль тукымалардан сайлагыз һәм ике сәгать саен алыштырып торыгыз.

Косметолог Гөлнар Яфясова сүзләренчә, коронавирус матурлык өчен киртә була алмый. Ләкин шулай бит тиресен матурлау өчен ясала торган чараларны бераз кичектереп тору яклы. Авыргач яки вакцина ясаткач, кимендә 1-2 ай вакыт узарга тиеш. Әгәр ниндидер процедура ясатып, икенче көнне үк COVID-19 белән авырсагыз, бу хакта табибка әйтергә кирәк.

Шулай ук күпләрне борчый торган сорауларның берсенә җавап та әйтелде. Псориаз, атопик дерматит, экзема белән авыручылар да вакцина ясата ала. Ләкин авыруның көчәймәгән вакыты булырга тиеш. Шулай ук табиб белән киңәш итү сорала.


Динара Әхмәт әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading