16+

Коронавирусның икенче дулкыны килеп җитмәсме?

Коронавирус йоктыру куркынычы әлегә чигенми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары да борчылырлык. Тәүлек эчендә 307,9 мең COVID авыруы табылган.

Коронавирусның икенче дулкыны килеп җитмәсме?

Коронавирус йоктыру куркынычы әлегә чигенми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары да борчылырлык. Тәүлек эчендә 307,9 мең COVID авыруы табылган.

Лидерлар арасында элеккечә үк АКШ һәм Бразилия тора, анда көн саен 40 мең яңа диагноз куелган. Аларны тиздән Һиндстан куып җитә. “РИА Новости” хәбәр итүенчә, Израиль карантинга китә, ә Европада инфекциялеләр саны арта гына бара.

Вирус чигенми
Америка мәктәпләрендә атнага ике тапкыр гына мәктәпкә баралар. Барысы да битлекләрдән. Америкада авыру очраклары 14,7 миллионнан артык. Соңгы көннәрдә Америка университетларында авыру таралу очраклары арткан. Узган ял көннәрендә унбер штатта кискен үсеш күзәтелә. Бигрәк тә Калифорния, Флорида һәм Техаста хәлләр начар. Президент Дональд Трамп сүзләренчә, авыруның таралуы менә-менә туктаячак, әмма Вашингтондагы сәламәтлекне бәяләү институты куркыныч кыш киләчәк, дип белдерә. Шулай да зарарлану темплары буенча Һиндстан алда бара. Август урталарында анда көнгә 65 мең кеше, ә бер айдан соң –

90 мең кеше авырый башлаган.
Пандемиянең икенче дулкыны Европа илләренә дә тынычланырга ирек бирми. Вазгыять Кытай, Япония һәм Гонконгта начарлана. Көньяк Кореяда да дини һәм сәяси активлык аркасында чир күп тарала.

Израильдә – карантин
Әлегә кадәр бер генә дәүләт тә кабат ябылуны игълан итмәгән. Искәрмә булып Израиль тора: биредә 12 сентябрьдән алар 9 ноябрьгә кадәр карантин. Махсус мәктәпләрдән тыш, барлык мәктәпләр дә ябылган. Рестораннарга, сәүдә үзәкләренә, күңел ачу йортларына хезмәт күрсәтү туктатылган. Өй яныннан биш йөз метрдан еракка йөрү рөхсәт ителми. Аэропортлар һәм кайбер шәхси предприятиеләр эшли, хезмәткәрләр битлек киеп, ике метр арада торалар һәм температура даими үлчәнә. Карантин яһүдләрнең Яңа ел уңаеннан тантаналар башлануы белән туры килә. 2020 елда ул 18 сентябрьгә туры килә. Эпидемия аркасында дөньяви һәм дини израильлеләр арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән.

– Мин беләм, бу адымнар авыр, без бөтен гаилә белән бәйрәмнәрне үткәрергә күнеккән. Хәзер билгеләп үтә алмыйбыз, – дип аңлатты ил премьер-министры Биньямин Нетаньяху. – Тик бу гади чараларны үтәмәсәң, вирус таралачак... Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр кешеләргә зыян сала.

Икенче дулкын
Европа илләрендә дә хәл шәптән түгел. Франциядә 12 сентябрьдә тәүлеклек үсеш рекорды яңартылды: 10,5 мең кеше чирләгән. Хәзер хакимиятләрнең максаты – кабат изоляцияне булдырмау һәм битлекләр ярдәмендә вирус белән көрәшү, дистанцияне саклау һәм масштаблы тест үткәрү.
Британиядә дүшәмбедән алты кешедән артык җыелышлар тыелган. Бу май азагыннан инфекциялеләр саны арту белән бәйле – өч көн эчендә, җомга-якшәмбе көннәрендә ун меңнән артык кеше чир йоктырган. “Алты кагыйдә” турында алдан ук билгеле булган, шуңа күрә британиялеләр ял көннәрендә кичәләргә һәм сәяхәткә киткән. Кайбер урыннарда полиция 50дән артык кешене кунакка чакырганы өчен хуҗаны 10 мең фунт (970,7 мең сум) штрафка тарткан.

Эпидемиянең икенче дулкыны башланган Австрия дә аерым режимга әйләнеп кайта. Көн саен меңнән артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән. Хөкүмәт башлыгы җәмәгать урыннарында битлекләрнең мәҗбүрилеге турында кисәтте. Испаниядә авырулар саны июль уртасыннан кабат арткан. Беренче чорда тәүлегенә меңнән артык очрак ачыкланса, ә 10 сентябрьдә ул сан ун мең булган.

Һиндстанда чирлиләр
Һиндстанда вирус барлыгы 80 меңгә якын кешесенең гомерен өзгән. Авыру июль аеннан тарала. Эпидемия башланганнан алып җәй уртасына кадәр бер миллион инфекцияле кеше теркәлгән. 17 июльдән өч атна эчендә тагын шуның кадәр арткан. Һиндстанда 1,3 миллиард кеше яши. Коронавирустан үлүчеләр – 1,7 процент, АКШта – 3 процент, Британиядә – 11,7 процент, Италиядә — 12,6 процент. Әмма күп кенә һиндстанлылар өйдә үлә. Моннан тыш, госпитальләрдә һәр үлем очрагын рәсми рәвештә гомуми санга өстәмиләр, чөнки барлык медицина учреждениеләре дә сәламәтлек саклау министрлыгы порталына керә алмый. Март аенда илдә катгый карантин кертелде, әмма хакимият басымы астында май аенда чикләүләрне йомшарттылар – икътисадны коткарып калырга кирәк иде. Авырулар саны артуга карамастан, сентябрьдә беренче тапкыр дүрт ай эчендә метро ачылды, ә 21нән һиндларга йөзгә кадәр кеше җыелырга рөхсәт ителәчәк..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарснда да вәзгыять шәп түгел. Больницалар авырулар белән тулы. Иң куркынычы - дәвалау өчен шартлар булмау. иң яхшы дип саналган Казанның 7 сырхауханәсендәге хәлләрне бәян итсәң - чәчләр үрә тора. Системалар иске, дарулар җитми, калын башлы, кан тамырына керми торган энәләр. Элементарно гади градусник юк, тән температурасы дөрес күрсәтми торган автомат белән үлчәнә. Бөтен больницага бер булган компьютер томографиясендә ятып үтәр өчен пеленкалар юк. Пневмония белән, короновирус уңай булган кеше үз киеме белән ятарга мәҗбүр. чынбарлык менә шул.

    Мөһим

    loading
    2
    X