Татарстанда бер атна эчендә COVID-19 йоктырып авыручылар саны ике тапкырга артты. 2022 елның 31 гыйнварына авыручылар саны 48 865 кеше, ә тәүлеклек үсеш - 698 кеше (чагыштыру өчен нәкъ бер атна элек тәүлеклек үсеш 297 кеше булган) тәшкил итә.
Медицина оешмаларына һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә йөкләнеш сизелерлек артты. Хастаханәләргә тәүлегенә 18 меңнән артык шалтырату, 122 номерлы кайнар линиягә 4 меңнән артык шалтырату, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә 3 меңнән артык чакыру керә.
Оператив штаб вәзгыятьне көн саен контрольдә тота. Халык белән оператив эшне оештыру өчен:
- «122» хезмәте операторлары саны сменага 146 кешегә кадәр артты, операторлар резервы әзерләнде,
- Операторлар сыйфатында эшләү һәм поликлиникаларга килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү өчен «122» кайнар линиясе хезмәтенә медицина югары уку йортлары һәм көллиятләре студентлары һәм ординаторлары җәлеп ителә.
- Күпфункциональ үзәк хезмәткәрләрен «122» хезмәтендә эшләү өчен җәлеп итү мәсьәләсе карала.
Коронавирус инфекциясен йоктырган авыруларга ярдәм күрсәтү өчен тулы әзерлек бар. Бүген бу максатларга 55 медицина оешмасы җәлеп ителгән.
Республикада хастаханәләрдәге буш койкалар санын исәпләү эше алып барыла. Әлеге мәгълүматларны оператив штаб көн саен Татарстан Республикасы Президентына юллый.
2022 елның 31 гыйнварына хастаханәләрдә койкалар саны 3 912 тәшкил иткән (шуларның 82,8%ында авырулар дәвалана). Кирәк була калса, резерв койкалар әзерләнәчәк.
Республикада барлык медицина оешмалары кирәкле җиһазлар, материаллар, дару препаратлары, шулай ук медицина хезмәткәрләрен индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителгән.
Кадрларны комплектлаштыру мәсьәләсе шулай ук контрольдә тотыла. COVID-19 белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучы медицина оешмалары медиклар белән тулысынча комплектланган, табиблар башка медицина оешмаларыннан командировкага җибәрелгән.
Амбулатор-поликлиника челтәре әзер. Медицина хезмәткәрләре арасында авыручылар югары булуга карамастан, поликлиникаларда хезмәткәрләрне вакытында алыштыралар.
Бүгенге көндә республикада 15 474 медицина хезмәткәре һәм 875 ашыгыч медицина ярдәме йөртүчесе пациентларга медицина ярдәме күрсәтә.
Эшкә волонтёрлар җәлеп ителде. Барлыгы республика буенча 4 250 волонтёр-медик (югары уку йортлары һәм медицина көллиятләре студентлары) хезмәт күрсәтә. Алар республика халкына мәгълүмати һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыруда катнаша, авыруларны карау кабинетларында, реанимацияләрдә, кабул итү-диагностика бүлекләрендә һәм кызыл зоналарда медицина шәфкать туташларына һәм табибларга ярдәм күрсәтә, амбулатор дәвалануда булган өлкән яшьтәгеләргә дарулар китерәләр, поликлиникаларда вакцинация пунктларында хезмәт куялар.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең барлык карарларын һәм йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү буенча Татарстан Республикасының оператив штабы көндәлек режимда эшли.
«Омикрон» геноварианты республика халкы арасында өстенлек алган штамм түгел, һәм аның өлеше әлегә 36 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә без авыручылар санының иң биек ноктасына ирешмәдек, аңлашыла инде, үсеш дәвам итәчәк», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар