16+

Ковид узды – йөрәк “тузды”

Коронавирусны баштарак үпкә ялкынсынуына гына китерә дип уйласалар, хәзер йөрәк-кан тамырлары системасын какшатуы да ачыкланды.

Ковид узды – йөрәк “тузды”

Коронавирусны баштарак үпкә ялкынсынуына гына китерә дип уйласалар, хәзер йөрәк-кан тамырлары системасын какшатуы да ачыкланды.

Йөрәк, кан тамырлары белән бәйле авырулар болай да үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып санала. Шуңа да йөрәк, баш авыртканда вирустан куркып хастаханәгә бармау, өйдә утыру зур хата. Ни дисәң дә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны коронавирустан вафат булучыларга караганда күбрәк.

– Инсульт кинәт булырга мөмкин. Әгәр кешенең кул, аяклары сизми башласа, бер як бите икенче ягына охшамаса, кеше елмая, сөйләшә алмаса, аңын югалтса, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк. Бу инсульт билгеләре булуы бар, – дип кисәтә Төбәкара клиник диагностика үзәгендә неврология бүлеге мөдире, Казан сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сайхунов. Авыруны тиз арада хастаханәгә китереп җиткерү инвалидлык очракларын киметергә ярдәм итә. Хәзер медицинада бу өлкәдә төрле заманча препаратлар кулланыла. Әйтик, кан тамырларында яңа барлыкка килгән тромбларны эретә торган дарулар бар.

Коронавирустан соң кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килмәсен өчен табиблар пациентка тиешле дарулар язып бирәләр, аеруча канны сыеклата торган препаратларга басым ясала. “Хәлем җиңеләйде дип, дарулар куллануны үз белдеклегең белән туктатырга һич ярамый”, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, 7нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы урынбасары Зөлфия Ким.

 – Йөрәк кан тамырлары авырулары беркая да китмәде. Әмма, былтыргы белән чагыштырганда табибларга мөрәҗәгать итүчеләр кимеде. Коронавирус вакытында хастаханәгә барырга куркып яту, табиб кушкан даруларны эчүне туктату төзәтеп булмаслык ялгышка китерергә мөмкин. Теләсә нинди борчылу, стресс, хәрәкәт аз булу, артык гәүдә авырлыгы кан басымы күтәрелүгә, шул сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүе бар. Шуңа да диспансеризация узарга, табибларга вакытында күренеп торырга, сәламәтлеккә карата игътибарлы булу сорала, – ди табиб.

Кайбер кешеләрдә коронавирустан соң канда шикәр күләме арту да күзәтелгән. Табиблар әйтүенчә, ковид чынлап та яшерен барган шикәр диабетын китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да кандагы холестерин, шикәр күләмен күзәтеп тору да комачау итми.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading