16+

Ковидка каршы вакцина кемгә ярый, кемгә юк?

Бүген Россиядә коронавирустан уннан артык вакцина әзерләнгәне билгеле. Шуларның берсе Татарстанга да кайтарыла. Яңа вакцинага кагылышлы сораулар белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

Ковидка каршы вакцина кемгә ярый, кемгә юк?

Бүген Россиядә коронавирустан уннан артык вакцина әзерләнгәне билгеле. Шуларның берсе Татарстанга да кайтарыла. Яңа вакцинага кагылышлы сораулар белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

– Татарстанга нинди вакцина кайтарылды?
– Коронавирус инфекциясеннән булган беренче вакцина – “Спутник V”. Татарстанга да бу атнада шунысы кайтарылды. Ул Гамалея үзәгендә эшләнгән. Аңа кадәр тәкъдим ителгән «ЭпиВакКорона» вирусын укытучылар да сыный ала.

– «Спутник V» вакцинасын кемнәргә ясаячаклар?
– Вакцина беренче чиратта ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга, медицина хезмәткәрләренә ясалачак. Мобиль бригада кешенең эш урынына киләчәк. Вакцина 18 градус суыкта сакланырга тиеш. Моның өчен суыткычлар белән җиһазландырылган махсус техника булдырылыр дип көтелә. Прививка ясату ирекле, берәүне дә мәҗбүр итмәячәкләр.

– Кемнәргә вакцина ясатырга киңәш ителми?
– Кеше коронавиурс белән бер авырган икән, аңа вакцина ясамаячаклар. Шуңа да башта антитәнчекләргә һәм коронавируска тест тапшыру кирәк булачак. Шулай ук катлаулы хроник авырулар күзәтелгәндә, аллергияле кешеләргә, югары температура булганда, 18 яшькәчә балаларга, авырлы хатыннарга уколны кадатмасаң яхшырак. Прививка ике этапта ясала. Уколдан соң мунча керергә, алкоголь кулланырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Өч атнадан икенче уколны ясаячаклар. Кайбер кешеләрнең вакцинадан соң тән температурасы күтәрелә. Бу вакытта температура төшерә торган дарулар эчәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading