16+

Кышкы каникуллар озынайтылырмы?

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор мәктәпләрдә кышкы каникулларны озайту турындагы сорауга җавап бирде.

Кышкы каникуллар озынайтылырмы?

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор мәктәпләрдә кышкы каникулларны озайту турындагы сорауга җавап бирде.

Татарстанда кышкы каникулларны озайту мәсьәләсе хәзерге вакытта актуаль түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева белдерде.
"Бүгенгә вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә. Укучылар гадәти режимда белем алачак. Мин сезгә аз санлы сыйныфлар турында әйттем. Бу уңайдан дистанцион укуга күчү мәсьәләсенең актуальлеге юк ", - диде Роспотребнадзорның республика идарәсе матбугат сәркатибе журналистлар сорауларына җавап биреп.
"Ә мәктәп яны лагерьларына килгәндә, таләпләр нәкъ көзге чордагы сыман калачак. Бернинди яңалык та юк ", - дип өстәде спикер.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X