16+

Күзгә операция ясату өчен кайсы клиника яхшырак?

Татарстанлылар­ның күпчелеге, күз­ләренә операция ясатыр өчен, Чабаксарның офтальмологик хастаханәсенә бара.

Күзгә операция ясату өчен кайсы клиника яхшырак?

Татарстанлылар­ның күпчелеге, күз­ләренә операция ясатыр өчен, Чабаксарның офтальмологик хастаханәсенә бара.

Ул клиника Татарстанның офтальмология хастаханәсеннән нәрсәсе белән аерыла икән?

Румия Сәлахиева, Казан.


Сорауга республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров җавап бирә:
- Анда Татарстаннан үзгә берни дә эшләмиләр. Хәтта шуны ышандырып әйтә алам: бездә Чабаксардагыга караганда күбрәк тә эшлиләр әле. Мәсәлән, анда ясалмый торган кайбер югары технологияле операцияләр кирәк булганда, чабаксарлылар үзләре Казанга килә. Димәк, биредә эш сыйфатта түгел. Аның бөтен сере: Чабаксарда чират юк. Анда 1,5 млн халыкка хезмәт күрсәтелә, ә бездә дүрт млн кешегә - бер республика клиник офтальмология хастаханәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading