16+

Лазерлы эпиляция: яр(ам)ый?

Төкләрне юкка чыгару буенча иң көчле “корал” уйлап табылганмы? Һәр хатын-кыз да идеаль шома тән турында хыялланадыр.

Лазерлы эпиляция: яр(ам)ый?

Төкләрне юкка чыгару буенча иң көчле “корал” уйлап табылганмы? Һәр хатын-кыз да идеаль шома тән турында хыялланадыр.

Бигрәк җәй көнне кыска итәкләр киеп йөри башлагач, аякларның ачык өлешләрендә артык төкләрдән арыну өчен ниләр генә эшләмиләр дә, нинди генә авыртуларга түзми гүзәл затлар.

Технологияләр алга киткән заманда, матурлык индустриясе дә бер урында гына тормый. Әйтик, лазерлы эпиляция!
Матурлык салоннарының берсендә идарәче директор вазифасын башкаручы Анна Луговская лазерлы эпиляциягә бәйле актуаль сорауларга җавап бирде.

– Лазерлы эпиляция тәндәге төкләрдән гомерлеккә котылырга булышамы?
– Косметологиядә бер генә процедура да төкләрдән 100 процент азат итмәячәк. Әмма күпчелеге борчымый башлаячак. Әмма моның өчен косметолог тәкъдимнәренә колак салырга, процедуралар интервалын сакларга, процедураларны тулысынча үтәргә кирәк. Белгеч әйтмичә, эпиляцияләр арасын озынайтмау мөһим. Процедураларның барысын да үткәннән соң, икенчесенә кадәр кимендә 6 айга төкләр хакында оныта аласыз.

– Нәтиҗәгә ирешү өчен ничә процедура узу кирәк?
– Бу һәр хатын-кыз өчен индивидуаль. Кайберәүләргә 8 тапкыр эпиляция ясату да җитә. Кемдер косметологка 12 һәм аннан да күбрәк тапкыр килергә мәҗбүр булачак. Якынча ничә сеанс кирәк икәнен белгеч беренче консультациядән соң гына ачыклый алачак.

– Мондый процедура кемнәргә туры килә?
– Барлык кешеләргә дә диярлек. Кемнәргә ясарга ярамый дигән сорау дөресрәк булыр. Эпиляцияне онкологик авыруы булганнарга, шикәр чире, тире авырулары булганнарга, бала көтүче һәм бала имезүчеләргә, 18 яше тулмаганнарга ясарга киңәш ителми. Шулай ук тән төкләре ачык төстә, бик йомшак яисә җирән төсле булса, ясатмаска кирәк.

– Лазерлы эпиляция куркыныч тудырмыймы?
– Әгәр дә ясарга ярамый дигән каршылыклар юк икән, ул чагында куркыныч түгел. Лазер ул яктылык һәм җылылык энергиясе. Ул меланин пигментлары аша төкләргә һәм төкләрнең фолликулаларына тәэсир итә. Лимфа төенчекләренә, тамырларга, эчке органнарга ул бернинди дә зыян салмый.

– Эпиляция авырттыра торганмы?
– Процедурадан соң һәр хатын-кызның тәэсирләре төрле. Күпчелек клиентлар, аз гына чәнчеп алды, диләр. Кемдер бераз авыртты, ди. Әмма тәндә бернинди эзләр, кызарган урыннар, пешүләр калмый.

– Лазер эпиляциясен кайчан ясый башлау яхшырак?
– Билгеле бер вакыт юк. Кеше үзе кайчан һәм ничек тели, шунда башлый ала. Әмма клиент процедура ясаган урыннарны, кояш нурлары төшмәсен өчен ябып йөрергә кирәклекне аңларга, дими рәвештә крем сөртергә тиеш. Әгәр дә җәй эссе килсә, аякларны ябар өчен озын итәкләр, чалбар киеп йөрү бик үк уңайлы булмаска мөмкин. Өстәвенә болай эшләү тән тиресен кыздырырга мөмкин. Бу исә, эпиляциядән соң, киңәш ителми.

– Процедурадан соң тирене ничек карарга?
– Лазерлы эпиляциядән соң берничә көн скраблар һәм мунчала белән юынмаска киңәш ителә. Шулай ук солярийга барырга, процедура алдыннан һәм процедурадан соң ике атна кызынмасагыз яхшырак булачак. Пилинг ясау, төкләрне йолку кебек процедуралардан да читтә тору яхшырак булачак.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading