16+

Маркетплейслардан сатып алынган “вакытлы пломба” тешсез калдыра

Ил халкы тешләренә пломбаны өйдә үзләре куя башлаган. Интернетта “вакытлы поломбалар” белән кызыксынучыларның саны күп дип язалар.

Маркетплейслардан сатып алынган “вакытлы пломба” тешсез калдыра

Ил халкы тешләренә пломбаны өйдә үзләре куя башлаган. Интернетта “вакытлы поломбалар” белән кызыксынучыларның саны күп дип язалар.

“Известия” басмасы язганча, быелның беренче алты аенда өй шартларында тешләрне мөстәкыйль пломбалау өчен товарлар сату турындагы белдерүләр, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,3 тапкырга күбрәк булып чыккан. Иренмәгәннәр, исәпләп тә караганнар: бер сатучыдан көненә уртача 118 шундый товар сатып алганнар. Маркетплейслардан без дә эзләп карадык: бәяләре 157 сумнан башлана. 
Мондый ише товарларга кызыгуның төп сәбәбе дә шул бәядә. Профессионал хезмәтләрнең бәясе артып тора. "Чек Индекс" аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, 2025 елның июнендә стоматология хезмәтләренә уртача чек 10,9 мең сумга җиткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 15 процентка югары. 
Теш дәвалау кыйммәт, әмма, Республика стоматология сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Лариса Чеснокова әйтүенчә, мондый пломбалар куллану яхшыга китерми. 
– Иң яхшы дигәндә, аның бер дә кирәкмәгән вакытта төшеп китүе. Ә инде шулар аркасында сөяк өслеге, урт ялкынсына калса, хирургия юлы белән генә хәл итүгә калырга мөмкин, дәвалау процессы да озакка сузылуы бар. Шулай ук анафилактик шокка җиткерергә мөмкин булган аллергия реакциясе куркынычы да бар. Маркетплейсларда винир, протез, коронка өчен дә материаллар саталар. Болар да дөрес куелмыйча, буыннарда төрле өзлегүләр китереп чыгаруы бар, – дип кисәтә ул.   
Материалларның сыйфаты да, ничек ясалуы да, саклау һәм транспортировка шартлары да шик тудыра. Өй шартларында аларны ничек тикшерәсең? Ышандыра алганбыз дип уйлыйм, арзан дип, соңгы тешегездән дә колак кага күрмәгез! 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading