16+

Медик булырга хыялланасыңмы? «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале синең өчен

Татарстан башкаласында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина һөнәри юнәлеш бирү фестивале старт алды.

Төп идея – укучыларны медицина һөнәрләре белән булачак эш урынында таныштыру. Чарада шәһәрнең медицина сыйныфларыннан 226 укучы катнаша.

Әйтик, балалар Казан медицина университеты ректоры белән аралаштылар, һөнәри юнәлеш бирү тестын узып, төрле белгечлекләргә сәләтләре булуы турында белделәр. Фестивальнең идеясе – укучыларны медицина һөнәрләре белән булачак эш урынында таныштыру.

«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале 14 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр көн мәктәп укучылары өчен медицина, социаль эш һәм башка темаларга лекцияләр укылачак.

Бүгенге көндә Казанда 28 профильле медицина сыйныфы эшли, аларда 783 укучы белем ала, дип искәрттеләр шәһәрнең мәгариф идарәсендә.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading