16+

Медицина кире кагуы булган кешеләргә сәүдә үзәкләренә һәм кафеларга керергә ярамый

COVID-19 вакцинациясеннән медицина кире кагуы булган (медотвод), прививка ясатмаган, шул рәвешле QR-кодлы сертификаты булмаган татарстанлылар 11 октябрьдән сәүдә үзәкләренә, кафеларга, кинотеатрларга һәм хөкүмәт карарында санап үтелгән башка урыннарга керә алмаячак.

Бу хакта 8 октябрьдә үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева сөйләде.

"Медицина кире кагуы булу кешеләрне карарда санап үтелгән предприятиеләргә һәм оешмаларга кертү өчен нигез булып тормый. Бу кешеләргә башка урыннарга керергә ярый. Бу-эре сәүдә үзәгендә урнашмаган азык-төлек кибетләре, кече мәйданда эшләүче азык-төлек кибетләре, банклар, даруханәләр, җәмәгать транспорты. Шул ук китапханәгә QR-кодсыз керергә дә була".

Матбугат конференциясендә катнашкан журналистларның: "Бу таләп кешеләрнең гражданлык иреген бозмыймы?", дигән сорауларына җавап итеп, Җамалиева әлеге чара мәҗбүри, ул авыручылар саны үсүе белән бәйле һәм вакцина кадатмаган кешеләрнең сәламәтлеген яклауга юнәлдерелгән, диде.
— Безнең бурыч - яңа коронавирус инфекциясеннән сакланмаган татарстанлыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу. Бигрәк тә, бу, аеруча кыен хәлдә калган 65 яшьтән узган кешеләргә кагыла, - диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, 11 октябрьдән Татарстан Хөкүмәте карары белән сәүдә үзәкләренә, кафеларга, кинотеатрларга, массакүләм чараларга керү өчен коронавирустан вакцинация ясатуны дәлилләүче QR-код кирәк булачак. Код вакцинация турындагы сертификатта урнаштырыла, аны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта телефонга күчереп алып була. Моннан тыш, 11 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар үзизоляциядә булырга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading