16+

Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.

Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.

Терапевт, диетолог, нутрициолог һәм антиэйджинг Алинә Усаиновадан исә без яшь булып калу серләре турында сораштык.

–    Алинә, кеше иң күбе күпме яши ала? 
–    Ибраһим пәйгамбәр чорындагы буын мең ел һәм аннан да күбрәк яшәгән. Аннары ул кимеп барган. Хәзерге буын уртача җитмешкә, сиксәнгә кадәр яши. Әмма йөзгә чаклы гомер итүчеләр дә бар. Вакыт узу белән яшь чиге кимеп бара. Монысы туклану, яшәү рәвеше, климат белән бәйле түгел. Аллаһы Тәгалә шулай теләгән.

–    Бөтен кеше дә йөз яшькә җитә алмый дидегез, аның өчен нәрсә комачаулый соң?
–    Анысы инде әле генә әйтеп киткән туклану рәвешенә, сәламәтлеккә бәйле. Кеше организмына витаминнар, минераллар җитмәү дә зур роль уйный. Безнең әби-бабайлар дөрес ризык ашаган, чөнки ул вакытта пестицидлар, электромагнит нурланыш булмаган. Соңгысына ачыклык кертергә кирәк: монда телефоннар, планшетларны күз уңында тотам. Алар кеше сәламәтлегенә һичшиксез йогынты ясый. Витминнарга да элекке буынга караганда без күбрәк мохтаҗ. Аерым алганда, селен, йод җитми. Алар организмга ризык аша керми һәм тиз чыгалар. Шул ук әбиләребез үзләре тарттырган онны кулланып, сыйфатлы ризык ашаган. Ә хәзер кешеләр кибет ризыгыннан файдалана. Ризыкны әзерләгән очракта да, продуктларны кибеттән алабыз. Онны үзебез тарттырсак та, ул бодай инде мутацияләнгән. Шул ук сөтне алыйк, чынлыкта сөт бик бай продукт, аңарда аминокислоталар, кальций, антитәнчекләр бар. Әмма сыердан сөтне күп алу өчен, аны инде мутацияләгәннәр, сөтнең структурасы үзгәреп беткән. Файда бирәсе урынга, зыян гына китерә. Ә инде кәҗә, дөя, сарык сөтен шикләнмичә эчәргә була, алар мутацияләнмәгән. 
Сезнең сорауга килгәндә, балансланган дөрес ризык ашарга тиешбез. Майдан куркырга кирәкми, курдюк, сыер мае, сарыкның эчке майлары файдалы. Сарык, ат, каз, үрдәк ите ашарга кирәк. Һәм әлбәттә инде клетчатка формасындагы углеводлар, аларга бөтен төр яшелчә керә.     

–    Ә шулай да кешенең иртә картаюында күбрәк нәрсә роль уйный? Нәселдән килгән чирләрме, яшәү рәвешеме, экологияме, бәлки кешенең холкыдыр да?
–    Нәселдән килә торган авырулар бар, тик аларның 15-20 процент кына катышы бар. Калган 85-90 проценты – яшәү рәвешебез. Дөрес яшәү рәвеше алып барганда, нәселдән килгән чир бөтенләй дә сизелмәскә мөмкин. Әйтик, шикәр чире, Альцгеймер, калкансыман биз эшчәнлеге белән бәйле булган Гипертиреоз авырулары. 

–    Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү дә мөһимдер... 
–    Бигрәк тә дәвалау физкультурасы. Җәяү йөрү, йөгерү, теннис уйнау, йөзү файдалы. Тик бассейнда түгел, анда хлор күп, ә ул, үз чиратында, калкансыман биз эшен туктата. 

–    Исәнлек кайда яшәвең, төгәлрәге климат белән бәйле була аламы?
–    Алай дип уйларга нигез бар. Тик бөтен кеше бер җирдә яши алмый. Әмма дөрес яшәү рәвеше алып барырга тырышырга кирәк. 

–  Сез әйтеп киткән Альцгеймер авыруыннан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Аның белән бергә таркау склероз да бар әле. Алда әйткәнчә, чүп ризык ашамау, сыйфатлы экологик чиста продуктлар белән туклану мөһим. Шулай ук В төркеме витаминнарын эчәргә киңәш итәм, алар организмнан тиз чыга. Аннары хәзер кешеләр баш эшләтү дигән нәрсәне онытып бара. Шул ук телефоннарны һәм башка техника гына алыйк. Бөтен нәрсә безнең өчен үзе эшли. Кайбер кешеләрнең һөнәрләре физик эш белән генә чикләнә. Шуның өчен нервлар үлмәсен өчен, текстлар ятлап, баш миен эшләтеп тору зарур. Бездән соңгы буын санап киткән авыруларга күбрәк бирешүчән булачак. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кабул иткән яшь категориясенең яңа квалификациясе хәзер болайрак:
Яшьлек – 44 яшькә кадәр;
Урта яшь – 45-59;
Өлкән яшь – 60-74;
Картлык – 75-90;
Озын гомер – 90 нан башлап.

Дөньяда иң өлкән кеше – 122 яшендә үлгән Жанна-Луиза Кальман рекорды якындагы 40 елда яңартылачак. Джорджия университеты галимнәре шулай дип белдерә. Алар күпчелек илләрдә максималь яшь артачак дип фаразлый торган математик модель төзегәннәр. Мәсәлән, 1919 елда туган япон кызының 122 елга кадәр яки аннан да озаграк яшәү ихтималы 50 процетка ия, ә 1940 елда яки соңрак туган япон кызының 130 елга кадәр яшәү мөмкинлеге бар имеш.
 

Фото: https://www.freepik.com/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading