16+

"Вичны фахишәдән йоктырдым..."

“Профилактика һәм инциатива” төбәк-иҗтимагый оешмасының кайда урнашканын навигатор бик җайлы күрсәтте, тик менә анда керү ишеген генә озак таба алмый йөрдем. Икенче катта урнашкан тимер ишек үрмәле гөлләр арасында күренми дә. Өстәвенә элмә такта да юк. Бу үзәкне күпләр “сарафан радиосы” аша ишетеп белә. Халык телендә ул “утрау” дип йөртелә. Чарасызлыкта калганда, тормышның төбенә тәгәрәгәндә тартып алучы, күпләрне үлемнән йолып калган өмет утравы бу.

"Вичны фахишәдән йоктырдым..."

“Профилактика һәм инциатива” төбәк-иҗтимагый оешмасының кайда урнашканын навигатор бик җайлы күрсәтте, тик менә анда керү ишеген генә озак таба алмый йөрдем. Икенче катта урнашкан тимер ишек үрмәле гөлләр арасында күренми дә. Өстәвенә элмә такта да юк. Бу үзәкне күпләр “сарафан радиосы” аша ишетеп белә. Халык телендә ул “утрау” дип йөртелә. Чарасызлыкта калганда, тормышның төбенә тәгәрәгәндә тартып алучы, күпләрне үлемнән йолып калган өмет утравы бу.

Ике тасма – ВИЧ билгесе
Бирегә наркоманнар, эчкечеләр, фахишәләр, авыр хәлдә калган гаиләләр ярдәм сорап килә. Утрауда алар үзләренә кирәген таба: чәй эчәләр, юыну бүлмәсе эшли, ял итә алалар, кеше китергән кием-салымнарны сайлап алалар, балаларга уенчыклар бар, психолог белән сөйләшергә була, ВИЧка тест тапшыру мөмкинлеге каралган.

Мине дә беренче эш итеп медицина бүлмәсенә алып керделәр. “Соңгы тапкыр кайчан ВИЧка кан тапшырдың? Әйдә статусыңны тикшереп ал”, – дип, тест ясатырга тәкъдим иттеләр. Барысы да аноним уздырыла, исемнәрнең беренче хәрефләре генә языла. Кулны йогышсызландырганнан соң, бер тапкыр кулланыла торган энә белән бармакны тишәләр. Авырттырмый. Аннары канны махсус тест-тасмага тамызалар. Бер генә сызык чыкса, димәк, син – сәламәт. Ике тасма күрсәтсә, кешене республиканың СПИД, йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенә юллыйлар. Бу тест 98-99 процент дөреслек белән күрсәтә.

– Үзәккә барып дәвалана башламыйча, кешене тынычлыкта калдырмыйбыз. Чөнки вакытында дәвалана башласаң, тулы тормыш белән озак яшәүгә өмет зур. Әмма, кешене мәҗбүриләп тә булмый. Балыкчы кармак салган кебек, без дә кайчан кеше әзер булыр, үз теләге белән дәвалана башлар дип көтәбез”, – ди “Профилактика һәм инциатива” оешмасында социаль хезмәткәр Марсель Зарипов.

Монда еш кына фахишәләрне дә тикшерергә китерәләр. Шулай ук хезмәткәрләр төрле притоннарга, наркоманнар янына барып аларның ВИЧ статусын билгели.
Елына барлыгы 6700гә якын кешегә тест уздырыла. Билгеле булганча, ВИЧлы анага бала имезергә ярамый. Чөнки вирус сөт аша сабыйга күчәргә мөмкин. Шуңа да ВИЧлы әниләр балаларын ясалма тукландырырга мәҗбүр. Үзәктә исә балага яшь ярымга кадәр ясалма катнашма бирелә. “Профилактика һәм инциатива” оешмасы республика буенча елына барлыгы 120 әнине сөт катнашмасы белән тәэмин итә.

“Үземне җиңәр өчен мәчеткә барам”
Биредә һәр клиент белән биредә дусларча сөйләшәләр. Без шунда вакытта үзәккә берәү килеп керде. Аны монда күптәннән беләләр. Бу егет үзен Марат дип таныштырды.

“Дүрт ел элек син аны танымаган булыр идең”, – дип елмая хезмәткәрләр. Егет таякка таянып кына йөргән. Наркотиклар кулланып кешелектән чыккан булган.
– Бер мизгелдә яшисем килми башлады. Бөтен авырлыктан: коммуналь түләүләрдән, бәхәсләрдән, тормыш мәшәкатьләреннән качу юлы – наркотиклар һәм аракы кебек тоела иде ул чакта. Шуңа да туры юлдан тайпылдым. Ә бу сазлыкка бер кереп батсаң, тиз генә чыгам димә. “Утрау” турында ишетеп белә идем. Тик килергә тәвәкәлли алмый йөрдем. Кабыргаларым сынгач, хастаханәгә ятарга туры килде. Ә документларым да, акча да юк, анализларны кайда тапшырырга белмим. “Утрау”дан анализлар узарга юллама бирәләр. Кан тапшыргач үземнең ВИЧлы икәнемне белдем. Үлем турындагы уйларымнан мине “утрау”дагы егетләр арындырды. Алар барысын да аңлаттылар, үзләре белән булган вакыйгаларны сөйләп күрсәттеләр. Кыскасы, тернәкләндерү үзәгендә ятып чыктым. Ел ярым дигәндә аякка бастым. Намаз укырга өйрәндем, мәчеткә йөрим. Яңа тормыш башладым. Эшкә урнаштым. 620 мең сумга “Джип” машинасы сатып алдым. Хәзер хатын табасы гына калды,– дип елмая Марат.

Кайчакта элеккеге дуслары белән очрашкач, аларның наркотиклар кулланганын күргәч, аның да мизгеллек ләззәтне татып карау теләге уяна икән. “Андый вакытта ихтыяр көче кирәктер?” – дим.

– Юк, ихтыяр көче дигән төшенчә генә бар бугай ул, чынлыкта нәрсә икәнен берәү дә аңлатып бирә алмый. Мондый вакытта аек акыл өстенлек итәргә тиеш дип саныйм. Әгәр биш кенә минут алар янында утырам да китәм, дип үзеңә “ташлама” ясасаң, шул сазлыкка кабат керәчәксең, шуңа да үземне җиңәр өчен тиз арада мәчеткә барам, намаз укыйм, сәдака бирәм, психолог белән аралашам, – ди Марат.
 Үзәккә эчкечеләрне кертмиләр. Алар тавыш куптарырга, сугышырга мөмкин. Әмма, Рәфис абыйга сүз әйтүче булмаган. “Аның яхшы күңелле икәне әллә кайдан күренеп тора иде”, – ди хезмәткәрләр.

Рәфис абый ВИЧны кайчан иярткәнен үзе дә төгәл хәтерләми.
– Исерек килеш кем белән җенси мөнәсәбәткгә кергәнеңне аңламыйча да каласың. Фахишәләрдән эләккән күрәсең, авыру икәнемне белгәндә аракыны ташлаган идем инде. Бу куркыныч хәбәрдән соң, кабат аракыга ябышмаска психологлар ярдәм итте. ВИЧлы килеш тә гаилә корырга, сәламәт балалар үстерергә була икән бит. Бары дәвалануны туктатмаска гына кирәк. Шикәр диабеты сыманрак. Алар да көн саен дару эчеп яши бит. Презерватив йогышлы авырудан 100 процент саклый. Хәзер биш яшьлек кызыбыз үсеп килә. Хатыным да сәламәт,– ди Рафис абый.

Гаҗәпләнүемне күреп, үзәк хезмәткәрләре аңлатма кертә. Баксаң, икесенең берсе генә ВИЧ белән авырган гаиләләр җитәрлек, ди. ВИЧлы кеше белән җенси якынлык кылганнан соң 72 сәгать эчендә тиешле даруларны бер ай дәвамында куллансаң, вирус сиңа йокмый икән.

Бу даруларны ВИЧлылар телендә “ аварийка” дип йөртәләр. Элек алар бар кешегә бушлай бирелгән. Тик, аны сорап килүчеләр күбәеп киткәч, хәзер рецепт буенча гына бирелә, бер курс дәвалану 5-6 мең сум тирәсе тора, ди. Сүз уңаеннан, бу дарулар урынына уколлар да файдаланалар икән. Дөрес, әлегә бу препаратлар сынау уза, тикшерелә. Бер укол ВИЧтан бер ай сакларга мөмкин, ди. Мәскәүдә ВИЧтан саклый торган тәэсире бер елга җитәрлек капсулалар турында да сүз чыккан булган. Кыскасы, медицина бер урында гына тормый.

Пациентлар мәктәбендә
“Профилактика һәм инциатива” оешмасында эшләүчеләргә җиңел түгел. Финанс мәсьәләләре бер хәл, психологик яктан авыр. Күпме көч түкәннән соң, инде аякка басар дип көткән пациентның, битеңә төкереп дәвалануны ташлавы да ихтимал. Үзләре тормышның сазлыгыннан чыккан хезмәткәрләр наркоманнар, ВИЧлылар белән эшләгәндә тыелып кала алмаска мөмкиннәр. Кызганыч, араларында вафат булучылар да бар. Ләкин алардан да үтемлерәк, аңлаешлырак итеп ВИЧ, наркомания, эчкечелекне кисәтү турында сөйләүчеләр юк.

Жанна СПИД үзәктә “югалганнарны” эзләү белән шөгыльләнә. Дәвалана башлап, кинәт барысын да ташлап юкка чыккан пациентларны шулай йөртәләр.
– Кеше үзендә ВИЧ икәнне белгәч, шок хәлендә кала. Акрынлап бу хәбәрне кабул итә. Иң авыры – диагнозны кабул итмәүчеләр, килешмәүчеләр белән эшләү. Биредә акча эшләү өчен хезмәт итмибез. Бер генә кешенең гомерен коткара алсак та, аның тормышын яхшы якка үзгәртсәк тә, мин – бәхетле. Яңа елларда мохтаҗ гаилә балаларына бүләкләр әзерлибез, үзебез Кыш бабай, Кар кызы булып киенәбез, – ди социаль хезмәткәр Җанна.

Биредә эшкә урнашырга да ярдәм итәләр. Психолог Эвилина белән Татьяна махсус тестлар нигезендә кешегә туры килгән һөнәрләрне, юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итә. Компьютер аша кеше үзенә туры килгән эшне эзли ала. Психолог бүлмәсендә аквариумда балыклар йөзә, мәчегә кадәр бар.
СПИД үзәгенә барырга әзер булган кешене хезмәткәрләр мөһим эшләрен ташлап та, үз машиналарында да илтеп куярга әзер. Дмитрий Петров инфекционист-табиб белән СПИД үзәгенең “Пациент мәктәбе”ндә дәресләр уздыра. Һәр шимбә 30га якын кешегә мисаллар, үтемле алымнар ярдәмендә авыруны кисәтү турында сөйлиләр. Пациентлар үзләре дә чәй табыны артында тарихларын сөйли, кызыксындырган сорауларын бирә.

– Кеше таныклыксыз машина йөртә ала, әмма, автомәктәптә укымыйча ул юлда йөрү кагыйдәләрен белми. Монда да шулай. Дару эчеп кенә ВИЧны контрольдә тоту бер хәл, мәктәптә кеше ни өчен аны эчкәнен аңлый. Алтынчы ел биредә эшләсәм дә, ел саен ВИЧ турында яңа мәгълүмат алам. Наркотиклар, ВИЧ кешедән көчлерәк. Кире упкынга тәгәрәмәс өчен аралашырга, үз эчеңә бикләнмәскә кирәк, – ди Дмитрий. Минем дә ВИЧ турындагы белемнәремне тикшерделәр. Моның өчен “утрау”да махсус анкета сораулары бар.

“Профилактика һәм инциатива” оешмасы былтыр ун еллыгын уздырган. Алар шимбә, якшәмбедән кала көн саен 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. “Утрау”га елына 1700гә якын кеше килә. Араларында үзенә биредә пар табып гаилә коручылар да бар.

Тормышның күпләр белмәгән икенче ягы – караңгы, томанлы яшәеш бар. Анда да кешеләр. Алар да шатлана, елмая, елый, борчыла. Аларның да балалары, гаиләләре бар. Хыяллары тормышка ашсын, балалары исән-сау үссен өчен аларга вакытында ярдәм кирәк. Тормышның икенче ягындагы кешеләрне эзләп, рәткә китерүче, сәламәт яшәүгә кайтаручы мондый өмет “утрау”лары күбрәк булсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading