- Помидор ашау рак күзәнәкләрен үтерә, диләр. Хәер, башка яшелчә, җиләк-җимешләр турында да шул сүзләрне ишетергә була. Ризык рактан саклап кала аламы?
- Юк. Бернинди азык- төлек, шаманлык, әфсен- төфсеннәр дә ракны дәвалый да, кисәтә дә алмый. Ракның вируслы төре дә бар бит. Аналык муентыгы рагы, мәсәлән, җенси мөнәсәбәт вакытында иярергә мөмкин. Пациентларым арасында 2007 елда 24 яшьлек бер кыз нәкъ менә аналык муентыгы рагыннан үлде. Моңа каршы прививкалар да ясатырга була. Дөрес, бездә бу - сирәк күренеш. Хатын-кызлар якынлык кылганда, саклануны өстенрәк күрә.
- Еш кына, төрле рекламалар белән, күкрәкне үстерергә ярдәм итә торган мазьлар, кремнар тәкъдим итәләр. Аларның файдасы бармы икән?
- Мазь, кремнарныкы юк, ә менә күкрәкне зурайтырга була. Беренче юлы, әлбәттә инде, бала табып, аны имезү, баланы күкрәктән дөрес аеру. Спорт белән шөгыльләнү күкрәк мускулларын формада тотарга булыша. Икенче ысул - контрацептивлар куллану. Гормоннар күкрәкне бер үлчәмгә үстерергә мөмкин. Өченче ысул - пластик операция. Әлеге төр операция Казанда хәзер бик оста эшләнә. Организм өчен куркынычы юк. Күкрәккә кертеп калдырылган имплантлар рак китереп чыгармый, гомерлеккә җитә, күкрәк шешенә сәбәпче дә була алмый. Онкология буенча күкрәкләрен алдырырга мәҗбүр булганнарга да имплант куйган бар. Яшьли күкрәксез калу хатын- кыз өчен бик авыр бит.
«Бала тапмаган кызлар да имезә ала»
- Баланы күкрәктән дөрес аеру дигәннән, имезүне туктаткач, еш кына күкрәктән сөт килә, туктамый. Табиблар арасында, махсус дару төймәләре ярдәмендә, сөтне туктатып була диючеләр бар, әбиләр исә ныклап бәйләп куярга, сыеклык эчмәскә киңәш итә...
- Кысып бәйләргә дә, су эчүне киметергә дә кирәкми. Хатын-кызларга күкрәк сөтен киметү өчен дару төймәләре дә киңәш итмәс идем. Иң яхшысы - баланы күкрәктән акрынлап аеру. Башта көндезге имезүләрне киметәсең, аннары төнлә имезми башлыйсыз. Баланың игътибарын башкага юнәлтергә, төрле ризыклар ашатырга була. Шуны да онытмаска кирәк: сөттәге файдалы элементлар, ничә яшькә кадәр ашатсаң да, бетми. Бала тырналдымы, ананың имчәк башлары ярылдымы - күкрәк сөтеннән дә файдалырагы юк.
- Җәй көне баланы күкрәктән аерырга ярамый, диләр.
- Юк, бу су начар булган илләрдә эчәктә инфекция килеп чыгу белән бәйле әйтелгән сүз. Бездә су, Аллага шөкер. Аптекаларда чистартылган, балалар өчен махсус су да табарга мөмкин.
- Кайбер әниләр, сөтем юк, дип зарланалар.
- Әкият. Алай була алмый, һәр хатын-кызда сөт бар. Баланы дөрес имезергә генә кирәк. Хәтта бер тапкыр бала тапмаган, кияүгә чыкмаган хатын-кыз да бала имезергә сәләтле, аңа да сөт төшә ала.
- Диләрә Шамилевна, ә күкрәктәге шешне хатын-кыз үзе абайлый аламы?
- Ала, ләкин бездә ничек кабул ителгән - күпләр проблемага күз йома. Төер абайласа да, узар әле, ди. Һәр хатын-кыз ай саен күременең соңгы көннәрендә, көзге каршына басып күкрәкләрен капшарга тиеш. Шешкә охшаган әйбер табылды икән, тикшеренергә, ләкин хафаланмаска кирәк. Әгәр шеш таш кебек каты, хәрәкәтләнми, авыртмый икән, димәк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү сорала. Күкрәктән сыекча килү, күкрәк очының эчкә батып кире чыгуы, вак шешләр - болар яман шеш билгеләре дигән сүз түгел. Күп очракта хатын-кызларны сырхауханәгә ирләре алып килә. Шундый кызык кына статистика да бар: хатын-кызның күкрәктәге шешен беренче чиратта сөяркәсе, икенче урында ире, аннары гына үзе абайлый.
Комментарийлар