16+

Организмдагы артык матдәләрне ничек чыгарырга?

Алма һәм корицадан ясалган төнәтмә матдәләр алмашын гына түгел, ашкайнату системасын да җайга салачак. Моның өчен 1 алманы нәзек телемләп кисәргә һәм өстенә 500 мл җылы су, 1 чәй кашыгы төелгән корица салып бутарга. Төнәтмә суынганнан соң көн дәвамында аз-азлап эчәргә. 

Лимон согы һәм бал да матдәләр алмашын тизләтә. 200 мл суга 1 чәй кашыгы бал, бер чеметем уылган имбирь салып бутарга һәм иртән ач карынга ашарга 30 минут кала эчәргә. Мондый катнашма тамырларны да ныгытырга булыша. 

1 кызыл чөгендер, 2 алма, 3-4 сельдерей согын ясап, көнгә 2 тапкыр 1 аш кашыгы эчү дә матдәләр алмашын тизләтәчәк. Сокны ашарга ярты сәгать кала эчү кирәк.  

Бу соклар катнашмасын “сәламәтлек коктейле” дип атарга була. Аны ясау өчен 1 әфлисун, 1 лимон һәм 1 кишер согы кирәк. Сокларны 100 мл минераль су белән кушып, ач карынга, ашарга 30 минут кала эчәргә. Катнашма организмны чистартып кына калмый, аңа хәл кертә һәм антиоксидантларга да бай. 

P.S. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading