16+

Ракны җиңгән Лилия Кох: «Авырмыйм дип яшәдем»

Еш кына яман шеш диагнозы куелган кешеләргә кызганып карау гадәтләнгән.

Ракны җиңгән Лилия Кох: «Авырмыйм дип яшәдем»

Еш кына яман шеш диагнозы куелган кешеләргә кызганып карау гадәтләнгән.

- Мондый авыруларны туганнары, якыннары тормыштан сызып ук ташлыйлар. Тик кешенең куркуы мәгълүмат аз булудан. Кеше рактан башка яшәргә өйрәнергә тиеш, - ди психолог, лайф-коуч Лилия Кох. Лилия бу авыру турында ишетеп кенә сөйләми. Ул үзе ракны җиңгән.Дәвалану барышында язып барган көндәлекләреннән "Үлем белән яшәү арасында 100 көн" дип исемләнгән китап бастырган.Хәзер төрле чит илләрдә - Германия, Америка Кушма Штатлары, Дубайда пациентлар белән тернәкләнү курслары уздыра. Дәвалау алымы да гадәти түгел - "Феникс-яңарыш" дигән гадәти булмаган психологик уен уйлап тапкан. Сүз уңаеннан, бу уен Республика клиник онкология диспансерында дәваланучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу хакта "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Китап язам дип уйламаган идем. Россиядән чит илгә күчеп киткәч, авырый башладым. Барысы да борчылулар аркасында дип уйлыйм. Теләсә кайсы авыруны да стресс китереп чыгара бит. Үземдә 3-4нче стадиядәге яман шеш икәнен белгәч тә, төшенкелеккә бирелмәдем. Минем авырырга вакытым юк, тормышка ашырасы планнарым күп, мин авырмыйм, дип яшәдем. Мөгаен, үз-үземә ышаныч авыруны җиңәргә ярдәм иткәндер дә, - дип сөйли Лилия Кох. Дәвалану барышында ул көн саен көндәлек алып барган. Язмаларны үзенең блогында бастырган. Укучылары вакыйгаларның дәвамын сорый башлагач, бу хикәятләрнең ярдәмен тоя башлагач, Лилиягә китап бастырырга тәкъдим иткәннәр. "Феникс-яңарыш" уены да көтмәгәндә туды, - ди психолог. Бу уен үз-үзеңне табарга, үзеңдә ышаныч тоярга ярдәм итә.
- Рак диагнозы куелган кешеләргә авыру белән яшәргә ярамый. Онытылып торырга, башка кызыксынуларны булдырырга кирәк. Бу уенның максаты да шунда. Ул авырулар өчен генә түгел, яңа тормыш башларга теләгән һәркем өчен файдалы, - ди.
Онкология авырулары бүген медицина өлкәсендә төп мәсьәләләрнең берсе. Былтыр Татарстанда онко авыруларны тернәкләндерү өлкәсенә аеруча зур игътибар бирү бурычы куелган иде. Бу максатларда республика онкология диспансерында тернәкләндерү бүлеге дә ачылды. Койкалар җитми башлагач, шәхси партнерлар белән хезмәттәшлек итүгә күчтеләр. " Шул рәвешле Константиновка бистәсендә тернәкләндерү клиникасы барлыкка килде. Дөрес, әлегә анда 50 кеше генә дәвалана ала. Киләчәктә койкалар санын арттырырга уйлыйбыз. Биредә дәвалану бушлай",- дип клиника эше белән таныштырды Республика клиник онкология диспансерында оештыру-методик эш буенча баш табибның урынбасары Булат Мәҗитов.
Бүген Татарстанда онкология авыруларыннан дәваланган 90 меңгә якын кеше исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading