16+

Йөткерәләр икән, сак бул - туберкулез булырга мөмкин...

Күпләр туберкулез эчкече, наркоман, ВИЧ авырулы, начар шартларда яшәүчеләрдә генә очрый дип уйлый. Тик бүген бу йогышлы авыруның сәбәпләре күп төрле: стресс, тиешенчә ял итмәү, дөрес тукланмау... Былтыр Татарстанда туберкулез 913 кешедә, 17 яшькә кадәр 33 балада ачыкланган.

Йөткерәләр икән, сак бул - туберкулез булырга мөмкин...

Күпләр туберкулез эчкече, наркоман, ВИЧ авырулы, начар шартларда яшәүчеләрдә генә очрый дип уйлый. Тик бүген бу йогышлы авыруның сәбәпләре күп төрле: стресс, тиешенчә ял итмәү, дөрес тукланмау... Былтыр Татарстанда туберкулез 913 кешедә, 17 яшькә кадәр 33 балада ачыкланган.

Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, балалар арасында авыручылар саны кимеми. 

Туберкулез ничек иярә? 
Инфекция чыганагы – кешедән яки хайваннардан бүленеп чыккан Кох таякчыклары. Татарстанда туберкулезлы 1680 кеше исәптә тора. Аларның 31 проценты йөрткергәндә, төчкергәндә микробактерияләр бүлеп чыгара. Алар һава юлы белән кешегә иярә. Шулай ук микобактерияләр какырык, төкерек белән дә кешегә күчәргә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк: туберкулез ияргән һәр кеше аның белән авырый дигән сүз түгел. Гадәттә, кешенең иммунитеты Кох таякчыкларын җиңәргә сәләтле. Инфекция эләктергән кешеләрнең 5-15 проценты гына авырый. ВИЧ белән авырганда, тәмәке тартучыларда туберкулез барлыкка килү куркынычы арта. 

Авыруның билгеләре 
Күп очракта авыру билгеләрсез уза. Шуңа да гел тикшеренеп торырга кирәк. Соңгы стадияләрдәге туберкулезның билгеләре: какрыклы йөткерү (канлы да булырга мөмкин), көчсезлек, ябыгу, төнлә тирләү һәм башкалар. 

Ничек дәваланырга? 
Иммунитеты какшаган кешеләр өчен туберкулез таякчыклары куркыныч тудыра. Вакытында ачыкланган авыруны хастаханәдә табиблар дарулар, башка препаратлар ярдәмендә дәвалый. 

Ничек сакланырга? 
Нык йөткерә торган кеше янында саклык чараларын аеруча үтәргә кирәк. Әгәр тубекулезлы кешеләр белән яшисез икән, бүлмәләрне ешрак җилләтергә киңәш ителә. Иммунитетны ныгытырга, дөрес тукланырга, саф һавада күбрәк булырга, ял белән эшне аралаштырырга кирәк.

Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, иммунодиагностика ясаганда авыру 100 процент очракта ачыклана. Балаларга гадәттә, манту һәм диаскин тест ясыйлар. Боларны вакцина белән бутарга ярамый. Манту, диаскин реакциясе кешедә туберкулез таякчыклары барлыгын ачыкларга ярдәм итә. Гадәттә, 8 яшькә кадәр манту, аннары 18 яшькә кадәр диаскин тест ясала. Олыларда туберкулезны ачыклануың иң ышанычлы юлы – рентгенологик тикшерү. Ике елга бер флюорография узарга киңәш ителә. Томография һәм күкрәк читлеген рентгенга төшерү тагын да тулырак мәгълүмат бирә. Шулай ук какрыктан анализ алып лаборатор тикшерү дә уздыралар. Бала тудыру йортында исә сабый туып 3-4 көн үткәч, туберкулезга каршы БЦЖ-М вакцинасы ясала. 7, 14 яшьтә янәдән вакцинация үткәрелә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading