16+

Сак булыгыз: май кояшы бик хәтәр!

Урамда челлә. Транспортта тынчу һавадан, хәлсезләнеп аңын югалтучылар да очраган. Мондый эсседә битлек белән аеруча читен. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева туры эфир вакытында кояш сукканда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде. 

Сак булыгыз: май кояшы бик хәтәр!

Урамда челлә. Транспортта тынчу һавадан, хәлсезләнеп аңын югалтучылар да очраган. Мондый эсседә битлек белән аеруча читен. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева туры эфир вакытында кояш сукканда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде. 

Кояш сугу, организмның эсседә кызу билгеләре – хәлсезлек, йөрәк еш тибү, бөтен тән кайнар кебек тоелу, һава җитмәү, күңел болгану. Бу вакытта кешенең бер җире дә авыртмый, ул бары: “Минең хәлем начар”, – дип кенә әйтергә мөмкин”, – ди табиб. 

Әгәр транспортта барганда шундый кеше белән очрашасыз икән, аны тукталышта саф һавага алып чыгарга, күләгәле урынга башы күтәрелебрәк торырлык итеп яткырырга кирәк. Кояш сукканда кысып торган киемне салдырырга, муены, куллары иркен калырлык итәргә, күп итеп су эчерергә, битенә, маңгаена чүпрәк юешләтеп куярга кирәк. 
– 70-80 процент очракта салкын компресс кешенең хәлен җиңеләйтә. Һич кенә дә кайнар чәй, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый, – ди Диана Абдулганиева. 

Җәйге эсседә 11.00-15.00 сәгать аралыгында кояшта йөрмәскә киңәш ителә. Табиб әйтүенчә, май кояшы аеруча хәтәр, ул кешегә бик тиз тәэсир итә. 65 яшьтән узганнарга, йөрәк-кан тамырлары авырулы, сулыш-тын юллары чирләре күзәтелгән, шикәр диабетлы кешеләргә, авырлы хатын-кызларга, балаларга эссе һавада үзләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading