16+

Сакланыгыз, җәмәгать!!!

Соңгы көннәрдә халык арасында Чаллыда коронавирус белән авыручылар күп, шуңа бәйле рәвештә шәһәр чикләре ябыла икән, дигән имеш мимешләр таралды. 

Сакланыгыз, җәмәгать!!!

Соңгы көннәрдә халык арасында Чаллыда коронавирус белән авыручылар күп, шуңа бәйле рәвештә шәһәр чикләре ябыла икән, дигән имеш мимешләр таралды. 

Моңа җавап итеп, Чаллыда COVID-19 белән авыручылар саны республиканың уртача күрсәткеченнән югары булуга карамастан, шәһәрдә коронавирус белән бәйле булган вәзгыять тотрыклы, дип белдерде онлайн режимда үткәрелгән матбугат конференциясе барышында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

«Чаллы уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булган 14 муниципаль берәмлек исәбенә керә. Шәһәрдәге коронавирус белән чирләү үзенчәлеге шунда ки, биредә коллективларда, сәнәгать предприятиеләрендә чирләү очраклары югарырак», - диде Любовь Авдонина.
Ул Яр Чаллыда коронавирус белән вәзгыять катлаулы түгел, шуңа шәһәрдә өстәмә катгый чикләүләр кертү планлаштырылмый дип ассызыклады.

***
Июль һәм август айларында Covid-19 йоктырган авыручылар белән эшләүче Татарстан табиблары өстәмә түләүләр алуны дәвам итәчәк, диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. 

"Сүз яңа түләүләр турында бармый, биредә гамәлдәге түләүләрне дәвам итү турында әйтелә. Шуңа күрә монда барысы да билгеләнгән тәртиптә булачак, механизм үзгәрмәячәк ", - дип ассызыклады ул.

***
Татарстан табиблары яңа даруның COVID-19 га каршы нәтиҗәлелеген югары дип бәяләделәр.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, коронавирус дәвалау өчен кулланыла торган "Авифавир" фирмасы җитештергән яңа препарат уңай нәтиҗә биргән. Табиблар даруның нәтиҗәлелеге - 80% дип бәя биргәннәр. 

"Препарат хасталарга авыруның башлангыч стадиясендә, уртача авыр хәлдә булган вакытта билгеләнә. Һәм бу очракларда сәламәтләнүнең уңай динамикасы күзәтелә», - дип сөйләде Жаворонков.
Шул ук вакытта спикер ассызыклаганча, теләсә кайсы дару препаратының файдасы клиник тикшеренүләр белән расланырга тиеш, шуңа күрә республика табибларының яңа коронавирус инфекциясенә каршы дару турындагы бәяләмәләрне субъектив дип санарга кирәк.

Билгеләп үтик, "Авифавир" - коронавирус инфекциясен дәвалау өчен булдырылган, Россиядә җитештерелгән өр-яңа эшләнмә. Татарстанга бу дару иң беренчеләрдән булып кайтартылды. 

***
Күпләрне борчыган сорау - коронавирусның икенче ташкыны булмасмы? 
- Булмас, әгәр дә сез барлык саклану чараларын куллансагыз, - диде Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, - Без еш кына тикшерүләр белән кибетләргә, оешмаларга чыгабыз. Һәр икесендә санитар таләпләр бозыла, кибетче янында махсус антисептик тора, ләкин аннан кулланучы юк. Кибет персоналы арасында пирчәткәсез, яисә битлеген иягенә төшереп кигән очраклар да шактый. Соң нигә дип кертелә ул таләпләр, махсус безнең өченме? Юк, ул безнең иминлегебез, сәламәтлегебез өчен!!! Әгәр тиешле дәрәҗәдә саклансак, маска, пирчәткә киеп йөрсәк, кешеләр күп йөргән урыннардан качарга тырышсак кына икенче ташкын булмаячак һәм безне карантинга япмаячаклар. Сакланыгыз, җәмәгать!!! - дип тәмамлады чыгышын санитар табиб. 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Фото:"Татар-информ" архивы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading