Бүген Казан ярминкәсе территориясендә бер төркем ир-атлар җыелган иде. Пенсия яшендәгеләр, хәрбиләр, Казан танк училищесы хезмәткәрләре дә килгән. Алар "Сәламәтлегеңне тикшер" акциясендә катнашып, бушлай тикшеренү узды.
"Безопасность дорожного движения" акционерлык җәмгыятендә хезмәткәр Мәүләтҗан Самигуллин: "64 яшемдә булсам да, килдем әле. Сәламәтлекне кайтыртырга кирәк, хәлем зарланырлык булмаса да, анализлар тапшырырга булдым", - ди. Кандагы холестерин дәрәҗәсен тикшертергә чиратта торган Рәшит Гыйльфанов исә: "Болай да үзебезне кайгыртырга вакыт юк. Гел эштә, ашыгабыз, кабаланабыз. Мондый акцияләрне ешрак уздыру кирәк. Һәркем үзен бушлай тикшертә ала, авыруларны вакытында ачыклау мөһим бит",- ди.
Әлеге акция Казанда бүген башланачак (16-18 июнь) XII Халыкара "Ирләр сәламәтлеге" конгрессы кысаларында оештырылган. Конгресста төрле илләрдән 700ләп делегат катнаша. Акция барышында исә теләгән ир-атларның сәламәтлекләрен бушлай тикшерделәр. Урологлар, терапевт, башка белгечләр киңәшләрен бирде. Шулай ук онкологик авыруларга анализ тапшырырга да була иде. Лаборатория белгечләре әйтүенчә, онкомаркерлар кан аша кешедә онкологик авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәер, анализ начар булу - ул әле яман шеш дигән сүз түгел. Җенси органнардагы башка авырулар да анализка тәэсир итә. Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы җитәкчесе Марина Ситдыйкова:
- Ир-атлардагы урологиягә кагылышлы кайбер авыруларны хәтта авырлык, бил калынлыгыннан чыгып та чамаларга була. Әйтик, ир-атларның биле 94 сантиметрдан артмаса яхшы. Юанрак булган саен, җенси органнарда авырулар барлыкка килү куркынычы арта. 40 яшьтән соң күп ирләрдә җенес бизләре аденомасы барлыкка килергә мөмкин. Вакытында дәваланмаган чир яман шешкә әйләнә, - ди.
Соңгы елларда җенес бизе рагы яшьләрдә дә очрый башлаган. Шуңа да 40 яшьтән соң, ир-атларга һичшиксез җенси-бәвел системасын тикшертеп, тиешле анализларны тапшырып торырга, вакытында диспансеризация узарга киңәш итә табиблар.
- Авыруның беренчел билгеләрен ачыклар өчен диагностика үтәргә шартлар тудырырга кирәк. Хатын-кыз балага уза алмауда 50 процент очракта ир-атлар гаепле. Ир-атлар берәр белгечкә мөрәҗәгать итсә, ничек тә аны комплекслы тикшерүне кайгыртырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше, даими хәрәкәт сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, - диде ул.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин:
- Ир-атларга бәйле балага уза алмау очраклары 23 процентка, җенес бизе авырулары соңгы ике елда 7 процентка артты. Ирләрнең гомер озынлыклары хатын-кызларныкы белән чагыштырганда 11 елга азрак. Аңлашыла да - ир-атлар табибларга сирәк мөрәҗәгать итәләр, тикшерүләр узарга ашыкмыйлар, тиешле даруларны да эчмиләр. Ир-атлар 40 яшьтән соң даими төстә тикшеренеп торырга тиеш, бу бөтен илдә шулай каралган, бездә генә гадәтләнмәгән. Вакытында ачыкланган авыру һәм аны дәвалау ир-атларның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар